ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2018, 10:44

Төзүче – менә зур мактауга лаек хезмәт

Яңавылда һөнәри осталык республика конкурсы үтте

Бетон стеналарны нәрсә ярдәмендә идән астына киртләп чыгалар? Стенага эремә ягу һәм тигезләү өчен тышлаучының эш коралы нәрсә дип атала? Кем өслекләр тигезлеген тикшерә, маяклар урнаштыра, плиткә сала, сыйфатын тикшерә? 20 июльдә Яңавылда үткән «Башкортстан Республикасы төзелеш комплексының иң яхшы плиткәчесе» республика конкурсында катнашучыларга шушы һәм башка сорауларга җавап бирергә кирәк иде.
Чараның бездә инде икенче тапкыр үткәрелүен билгеләргә кирәк, үткән елдагы кебек үк, ул ике кешедән торган җиде команда җыйды. Барысын да район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов, Уфадан кунаклар – «БР төзүчеләр союзы»ның башкарма директоры Виктор Коротун, «Коммунремжилстрой» директоры Вадим Аднасурин, конкурсны оештыручы –
«ГеоСтрой» ширкәте вәкилләре – генераль директор Рөстәм Хажиев һәм производство буенча директорлар Юрий Гребенщиков, Радик Мөхәммәтьяров һ.б. сәламләде.
Югарыда билгеләнгән сорауларга конкурста катнашучылар икенче – теоретик – өлештә җавап бирде, ә ярышның беренче яртысында алар белемен практикада ничек куллануын күрсәтте. «Южный» микрорайонында төзелүче күп фатирлы яңа йортларның берсендә стеналарны плиткә белән тышлау өчен оештыручылар тарафыннан биналар бүленде. Мастерга билгеләнгән вакытта плиткәне вертикаль өслеккә салырга, җөйләрен сөртеп бетерергә кирәк иде... Гомумән, төзүчегә булачак яшәүчеләрнең күзенә карау оят булмаслык итеп эшләргә. Боларның барысына анык ике сәгать бирелде. Составында колледж преподавательләре, эксперт оешмалары вәкилләре һ.б. булган катгый жюри, беренче чиратта, башкарылган эш сыйфатын бәяләде.
Уфа, Нефтекама, Туймазыдан кунакларны сынаудан тыш, әлбәттә, зур бәйрәм концерты да көтә иде. Арытаба исә иң дулкынландыргыч һәм тантаналы – конкурска йомгак ясау мизгеле җитте.
Читайте нас: