ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2018, 15:42

Шәһәр күренешендә яңа чәчәклек

Азин урамы, 11 санлы йортта яшәүчеләр ихата бизәүгә чагу буяулар өстәгән

Азин урамы, 11 санлы йортта яшәүчеләр тәрәзәдән ихатага еш карый – йорт каршындагы территориядән хозурлану аларга канәгатьлек китерә. Кайчандыр катгый һәм ямансу гына булып торган аның пейзажы быел җәй тоташ йорт озынлыгы буенча сузылган матур чәчәклеккә әверелгән. Шундый гүзәллеккә ничек сөенмисең?
Бөтен нәрсә үткән елда бу йортка шәһәрнең өч ихатасы исәбендә «Бердәм Русия» партиясенең «Шәһәр мохите» проектында катнашучы булу бәхете тиюдән башланган. Һәм яңа «асфальт күлмәк» киеп, бордюр һәм яңартылган эскәмияләр белән ихата, әлбәттә инде, төзекләндерүне дәвам итүгә мохтаҗ иде.
Туфракка күпьеллык чәчәкләр утыртырга мөмкин булган, әмма 11 санлы йортның битараф булмаган һәм җитез халкы моның белән тукталып калмаган. Энтузиастлар да табылган – Людмила Филипова, Надежда Шакирҗанова, Рима Йосыпова, Әзилә Хәмәтуллина һәм Нурия Исламова. Яз көне барысы да бергә үсентеләр күчереп утырткан, ә алар чәчәк аткач та, клумбалар арасында төрле хайван сыннары урнашкан. Хәтта зур булмаган сулык өчен урын табылган.
Активистлар шулай ук каршыдагы территорияне төзекләндергән, «беседка» куйган. Киләсе елда йорт читләре буенча чәчәк утыртырга планлаштыралар, ләкин быел да биредә чүп үләннәренә урын табылмаган – тоташ территориягә чәчәк утыртылган.
Читайте нас: