ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2018, 10:09

Ниһаять!

Ломоносов урамында юл катламы яңартыла

Ломоносов урамына «бәйрәм килде» – биредә юл катламына асфальт салу бара. Ни өчен бәйрәм? Чөнки шушы вакыйганы бик көттек. Кайчандыр асфальт юл бөтенләй җимерек, байтак шоферлар бу урамнан йөрмәскә тырыша иде.
Акчаның чикле булуы тоташ урамга яңа асфальт салырга мөмкинлек бирми. Җиңү урамыннан Ленин урамына һәм Эчке эшләрнең шәһәр бүлегеннән Ит комбинаты тыкрыгына кадәр капиталь ремонт үткәрелә. Объектның бәясе – 7 миллион сумнан артык. БР бюджетыннан финанслана, урындагы бюджеттан кушма финанслау да каралган. Капиталь ремонтны «Башкиравтодор» АҖенең Яңавыл филиалы башкара.
Тышта 30 градус эссе торганда, юл төзүчеләр белән очраштык. Температурасы 130-150 градус тәшкил иткән асфальт-бетон катнашмасын юлга салганда, алар бик сүзчән булмады. Асфальтны Борайдан ташырга туры килү юлчыларны борчый, чөнки быел халык үтенече буенча асфальт-бетон завод ябылган. Шоферлар көненә ике рейстан артык ясарга өлгерми, шуңа күрә эш озакка сузыла. Ләкин технологияне үтәргә тырышалар. Тәүдә юл профилен вак таш белән төзәткәннәр, арытаба ике кат асфальт түшәлә.
Яңа юлның киңлеге – 8 метр диярлек, якынча 1,5 метры тротуар өчен билге белән бүленәчәк. Әйткәндәй, ул бик кирәк иде. Урамда мәктәп урнашкан, балалар машина юлыннан йөрергә мәҗбүр. Хәзер хәрәкәт хәвефсезлеге белән проблемалар күпкә азрак булыр, дип ышанабыз.
Читайте нас: