ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 август 2018, 10:47

Дөньяда яхшы кешеләр күбрәк...

Редакция кунакханәсендә

Маргарита Зиганурова һөнәре буенча – тимер юлчы түгел, ул «Ижевское ТПО» «Тимер юл сәүдә компаниясе» АҖе Түбән Новгород филиалының «Лаванда» кафесы производствосы мөдире. Аңлавыгызча, ул корыч магистральләр эшчеләрен «туендыручы». Эш эш белән төшке аш вакытында булырга тиеш...
– Маргарита Фәниловна, тимер юлчыларның ишле гаиләсенә катнашлык тоясызмы?
– Әлбәттә, «бер казанда кайныйбыз» бит. Кафега ашарга керү бер хәл, ә 215 санлы ПМС эшчеләре белән бергә «окно»га чыгу – бөтенләй башка. Атналар буе басу шартларында ашарга әзерләргә туры килә. Аларның мәшәкатьләрен уртаклашабыз, тәмле ризык белән яхшы кәеф сакларга ярдәм итәбез булып чыга. Ач кеше – эшче түгел.
– Ничек «туендыручыга» әверелдегез?
– Сигезенче сыйныфтан соң Бөре кооператив техникумына кердем. Анда кондитер белгечлеге алдым. 18 яшьтә инде ашханә мөдире идем. Яңавылга ирем янына күчеп килдем, «Северная» производство-сәүдә фирмасында эшләдем. 2001 елда «НОД-5» ОРСына күчтем, кондитер да, икмәк пешерүче дә булдым. Производстводан аерылмыйча, технологка укып чыктым, арытаба Көньяк Урал дәүләт университетының сәүдә-икътисад факультетын тәмамладым. Шунлыктан бөтен нәрсә үзеннән-үзе шуңа этәрде... Эшемне бик яратып башкаруымны танырга кирәк.
– Димәк, бирегә ирегез алып килгән...
– Балтач районында яшим, Яңавыл турында уйлап та караган юк иде. Ахирәтемнең туенда бер егет белән таныштым. Икенче көнне ул тәкъдим ясады, ә ун көннән алырга килде. Миңа – 18, аңа 23 яшь. Әнинең ничек мине җибәрүен белмим, өч кызның өлкәне идем. Алты яшьлек чакта әти вафат булды. Әни савучы иде, аның белән сыер саудым. Каникулда өстәмә төркем алдык. Яхшы хезмәт мәктәбе үттем, тырыштым, чөнки үземнән башка таяныр кеше юклыгын белдем.
– Ватаныгызга кире кайту теләге булмадымы?
– Сез нәрсә! Беркайчан да! Иремнән уңдым – ул искиткеч, ышанычлы терәк. Әти-әнисе мине үз кызлары кебек кабул итте, каенанам әле дә шундый мөнәсәбәттә. Каенатам инде, кызганычка каршы, безнең арада юк. Тәүдә бергә яшәдек, гаиләне алар үрнәгендә төзедек. Мөнәсәбәтләре бик яхшы иде. Улыбыз Ринат һәм кызыбыз Яна дәү әнисен өзелеп ярата. Улыбыз, дәү әтисе кебек үк, табиб-рентгенолог булачак, кызыбыз мәктәптә укый, рәсем сәнгате һәм инглиз теле белән мавыга. Ә минем әни янына кунакка кайтабыз, хуҗалыкта ярдәм итәбез. Ул киявенә карата бик яхшы мөнәсәбәттә.
– Сезне тыңласаң, тирә-якта бөтенесе яхшы кешеләр генә...
– Әлбәттә, миңа шундыйлар гына туры килә. Эш буенча төрлесе очрады, уңайсыз хәлдә калдырганнары, ышанычтан явыз нияттә кулланганнары булды. Вакыт үтү белән кешеләрне яхшырак аңлый башладым, хәзер намуссызларны урап узам. Ә җиде хатын-кыздан торучы безнең коллектив бик тату, бер гаилә кебек яшибез.
– Шәхсән сезнең җитешсезлекләр бармы?
– Алардан башка ничек инде. Үтә таләпчән һәм нык активмын. Ләкин күңеллемен. Үзебезнекеләр арасында җырларга, биергә яратам. Яшь чакта сәхнәдә чыгыш ясый идем, кияүгә чыккач, гаиләне сайладым. Пессимистларны өнәмим. Тиргәшергә яратмыйм...
– Бер-берегездән ялыккан чаклар буламы?
– Әйе, әмма сирәк. Иремнең ял итәргә мөмкинлеге бар – балык каптырырга йөри, ә мин әни янына кайтып килә алам. Бер-беребезне сагынабыз.
– Эштә арып, өегездә ашарга пешермисез, мөгаен...
– Пешеренергә бик яратам. Бу минем эшем генә түгел, ә мавыгу да. Якыннарым, чәк-чәк һәм «муравейник» иң тәмлесе, ди. Кышка әзерләгән ризыкларның да үз рецептларым бар. Хирыс гөмбәче, алардан байтак ашамлык әзерлим. Ел саен ветераннарны солдат боткасы белән сыйлыйбыз: тәүдә тимер юлда, арытаба – шәһәр паркында. Быел десантчыларга да шундый сый булды...
– Бергәләп ял итәсезме?
– Ирем безне ел саен диңгезгә алып барырга тырыша. Табигать кочагына чыгарга яратабыз. Бу көннәрдә генә ялдан кайттык, бик ошады.
Читайте нас: