ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2018, 10:59

Ничек җир участогы булдырырга?

Районда шәхси торак төзү күләме арта

Үз йортыңны булдыру – кешенең табигый ихтыяҗы. Һәм бу проблеманы хәл итү – аның хәстәрлекләреннән берсе. Әгәр берничә дистә ел элек халык күп катлы таш йортларга омтылса, бүген кире күренеш күзәтелә. Җир участогы, мунча һәм гаражы булган шәхси йорт төзү – зур түгел шәһәрдә яшәүчеләр өчен гадәти күренеш. Бүген районда сафка кертелгән торак йортларның гомум мәйданының 65%тан артыгы шәхси йорт төзүчеләргә туры килә. 2017 елда яшәүчеләр үз исәбенә һәм кредитлар ярдәмендә 17,9 мең кв. метр торак төзегән. Бу 198 шәхси йорт, шул исәптән авылда – 87, шәһәрдә – 111. Соңгы биш елда шәһәрдә – 565, авылда 586 торак йорт төзелгән. Үз йорты турында хыялланучы, ләкин акчасы чикле кешеләргә еллар буенча чараларның анык планы белән ярдәмгә муниципаль торак программалары килә, шул исәптән шәхси торак төзелеше өчен территорияләрне үстерү буенча. Әгәр йорт төзергә уйласагыз, эш итәргә кирәк. Шәхси төзүчеләрне борчучы көнүзәк сорауларга район хакимиятенең архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге хезмәткәрләре җавап бирә.
Нәрсәдән башларга?
Тәүдә җир участогы алырга. Шәхси торак төзелеше өчен җир участогы булдыруның ике варианты бар: сатулардан милек хокукында (яки арендага) яисә әгәр дә гражданнарның ташламалы категориясенә керәсез икән, чират тәртибендә бушлай алырга.
Шәхси төзелеш өчен участокны гражданнарның нинди категориясе бушлай ала?
Гамәлдәге закончалыкка ярашлы шәхси торак төзелеше өчен участоклар гражданнарның киләсе категориясенә түләүсез бирелә:
1) торак бинага мохтаҗ сыйфатында исәптә торучы гражданнарга;
2) гариза тапшыру датасына ир белән хатынның яше 35тән узмаган гаиләләргә, яки яше 35тән артмаган ата яки анадан торучы тулы булмаган, аның белән бергә яшәүче бер яки аннан күбрәк баласы булган, торак бинага мохтаҗ, торак бина милекчесе булмаган гаиләләргә;
3) өч һәм күбрәк балигъ булмаган баласы булган һәм торак бинага мохтаҗ гражданнарга (2 өлеш 3 пункт) бергә яшәүче өч һәм күбрәк балигь булмаган, шул исәптән уллыкка (кызлыкка) алынган балалы әти-әни, яки бергә яшәүче өч һәм күбрәк балигь булмаган баласы булган, шул исәптән уллыкка (кызлыкка) алынган баласы булган тулы түгел гаиләдәге ата-аналар керә;
4) балигъ булмаган инвалид баласы булган һәм торак бинага мохтаҗ гражданнарга.
Соңгы елларда торак төзү өчен ничә кеше җир участогы алган?
2012 елдан районда милеккә гражданнарның ташламалы категориясенә бушлай – 1118 участок, шул исәптән инвалид балалы һәм балигъ булмаган күп балалы 402 гаиләгә бүленгән. Сатулардан түләүле 354 участок бирелгән.
Торак соравы киеренкелеген бетерү өчен шәһәр территориясендә яңа микрорайоннар, усадьба төзелеше кварталлары булдырылды: «Южный», «Истәк» (2, 3 чират), «Аэропорт» (1, 2 чират). Шүдик, Сусады Ябалак, Прогресс, Карман, Ком һ.б. авылларда яңа кварталлар, урамнар барлыкка килде.
Агымдагы елда «бушлай» участоклар бүлү планлаштырыламы?
Әйе, быел җиргә хокук алуга 15 «ташламачы»-гаилә кергән, тагын 41 участок бүлү процедурасы бара. Барлыгы 2018 елга милеккә бушлай 240 участок бүленәчәк, шул исәптән шәһәр чикләрендә Яңавыл шәһәре халкына – 75, авыллыларга – 165 участок.
Исәптә торучы гражданнарның һәр категориясенә биреләчәк җир участогы исемлегенә кертелгән исәптән җир участоклары күләме җир комиссиясе тарафынанн билгеләнә. Шул ук вакытта гражданнарның һәр категориясенә җир участокларының гомум саныннан ким дигәндә 10%ына җир участогы бирелә.
«Ташламачыларга» участоклар кайдан бүленәчәк?
Көнүзәк сорау. Күпләр җир участогын нәкъ шәһәр яныннан көтә. Шул ук вакытта БРның 05.01.2004 елдан «Башкортстан Республикасында торак мөнәсәбәтләрен җайга салу турында» 59-3 санлы законына ярашлы торак төзелеше өчен участок «муниципаль район территориясендә» тәкъдим ителә, бирелә ала.
Әлеге законның 10.2 мәддәсенең 2.1 пунктына ярашлы, милек хокукында гомерлеккә мирас итеп алынган җир участогы, шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир участогы арендасы булмаган гражданнар категорияләренә җир участогы алуга өстенлекле хокук бирелә. Тиңдәшлечә, шәһәр чикләрендә участоклар бирелү буенча тәкъдимнәр формалаштырганда, вәкаләтле җир комиссиясе Яңавыл шәһәре территориясендә теркәлгән, биредә һәм, кагыйдә буларак, күп фатирлы йортларда даими яшәүче гражданнарга (гаиләләргә) өстенлек бирә. Болар барысы да чират тәртибендә башкарыла. Авыл халкы өчен участоклар районның үсешкән социаль (мәктәп, ФАП һ.б.), инженерлык, транспорт инфраструктуралы аеруча өметле торак пунктларында формалаша. Инвалид балалы гаиләләр искәрмә булып тора. Аларга шәһәрдә участок тәкъдим ителә.
Әгәр сатудан алсаң, торак төзелеше өчен участок күпме тора?
Шәһәрнең яңа микрорайоннарында муниципаль җирләрдән милеккә сатудан участок сатып алуның уртача бәясе 120-150 мең сум тәшкил итә; шәһәрнең төзелгән өлешендә – 300 меңнән алып. Авылда яңа кварталларда җир участогы уртача 50 мең сумнан бәяләнә.
Читайте нас: