ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2018, 10:16

Ару-талуны белмәс, тынгысыз җаннар

Тимергазиннар хәстәрлекләре, шул исәптән бакчачылык серләре белән бүлешә

Әлеге мизгелдә эш тавык чүпләсә дә, бетәрлек түгел. Чөнки нәкъ шушы ай – киеренке һәм «кызу» август – җәйне тәмамлый һәм «кышкы өстәлгә төрле ризыклар әзерли». Уңыш җыябыз, кайнатабыз, тозлыйбыз, тутырабыз – сөю белән үстергән яшелчә-җимешне эшкәртәбез. Уракай авылыннан Физинә һәм Нәрис Тимергазиннар да шундый ук күңелгә ятышлы мәшәкатьләр белән яши.
Ихата капкасын ачу белән хуш исле чәчәкләр патшалыгына килеп эләккән кебек булдык. Аларның биредә күплеге – зур хуҗалыкның тоташ иңе-буе буенча, һәм һәрберсе үзенчә матур. Ихата уртасында балалар бассейны урнаштырылган. Оныклары дүртәү, дәү әти һәм дәү әнисендә еш кунак булалар. Биредә алар өчен оҗмах: янәшәдә Урҗа елгасы, телисең икән – балык каптыр, телисең икән – су коен, бакча артында җир җиләге җыярга мөмкин, бераз ерактарак – каен җиләге аланнары...
Бәрәңге, мал чөгендере һәм төрле сортлы кабак үскән зур бакчага юлланабыз. Үткән елларда карбыз да үстергәннәр, быел җәй соңлаганга күрә, утыртмаска карар иткәннәр. Йорт янындагы бакчада бөтен нәрсә өлгергән, быел кышка әзерләнгән ризык, хәер, башка еллардагы кебек үк, күп булачак. Компот, кайнатмалар, тозланган, маринадланган яшелчәләр – хуҗабикә нәрсә генә әзерләми.
– Бездә барысы да башкаларныкы кебек, бер нәрсә белән дә аерылып тормыйбыз, – ди Тимергазиннар.
Бәлки шулайдыр да. Ә бит кемнеңдер каралмаган бакчасын чүп басып утырса, Тимергазиннар тоташ җәй дәвамында бакчада идеаль тәртип тота дияр идем. Моңа өстәп, Физинә Рәкыйф кызы һәм Нәрис Рәис улы икесе дә эшли. Ничек кенә булмасын, җиләк-җимеш һәм яшелчә генә түгел, ә ике бакчада, теплицада һәм тоташ хуҗалыкта чисталык күрү үзе ни тора.
Байтак авыллылар кебек үк, сыер, башка терлек асрыйлар, кош-корт (үрдәк, күркә, бройлер чебиләр һ.б.) күп. Бөтенесенә ничек өлгерәләр? Үзгә серләре юк: иртә торалар, соң яталар. Алар әйтүенчә, эш бәхет ул. Бәлки, барысын бергә эшләргә күнеккәнгә? Әти-әнисенә ярдәм итү өчен, кызлары Гөлнар һәм Дилбәр гаиләләре белән кайта.
Тимергазиннар бераз бакча серләре белән уртаклашты:
- Хәзер төп хәстәрлек: җыю, консервалау, кышка ризык хәзерләү булса да, күбрәк яңа гына җыеп алынган яшелчә-җимеш кулланырга кирәк, чөнки җәйнең хуш исләрен бер консервалаштырылган салат та алыштыра алмый. Моның белән бәхәсләшеп булмый!
- Бәрәңгенең яңа уңышы җәй уртасында өлгергән. Сабаклары ныклы, корткычсыз күренә. Бәрәңге коңгызына каршы ничек көрәшәләр? Тоташ җәй буе интекмәс өчен, бәрәңге бүлбеләрен утырту алдыннан махсус препарат белән эшкәртәләр.
- Август ае бик явыз икәнлеген онытырга ярамый: көндез киптерә торган эссе, төнлә һәм иртәнгә шактый суык. Үсемлекләрне спанбонд белән ябу яхшырак.
- Томат җимешләре төймәләнгәндә, түбәндәге яфракларын азлап алалар. Өлгерә башлаганда тәлгәштән түбәнрәк аларның барысын да өзәләр. Август ахырында өске өлештәге 2-3 яфрактан тыш барысын, артык бәбәкләрен, ян сабакларын һәм чәчәк атучы тәлгәшләрен алалар.
- Кәбестәнең бөтен төре дә күпләп су сибүне ярата. Әгәр ак башлы кәбестә суык душ яратса, кызыл башлы һәм «брокколи» кәбестәсе черемәсен өчен, суны, башларына тидермичә, тамырына сибәләр.
Читайте нас: