ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2018, 11:14

Партия проекты булышлыгында

Ваядыда башлангыч мәктәп-балалар бакчасында «Чын эшләр» ярдәме белән зур проблема хәл ителгән

6-10 августта районда тоташ атна буе мәгариф учреждениеләренең яңа уку елы һәм кышкы шартларда эшләүгә әзерлеген тикшерү буенча комиссия эшләде.
Җомга көнне җиде объект каралды. Тикшерүчеләр өстәмә белем бирү учреждениеләре, Р. Гәрәев исемендәге мәктәп, 6 санлы «Күкчәчәк» балалар бакчасы, Яңа Уртавыл авылы мәктәбе һәм балалар бакчасы , Ваяды авылында башлангыч мәктәп-балалар бакчасында эшләр торышы белән танышты һәм бәяләде.
Ваядыда комиссия белән без дә булдык. Учреждение тикшерүчеләрне чәчәкләрнең күплеге, чисталык һәм тәртип белән каршы алды. Биредә быел байтак башкарылган, иң мөһиме – җылыту системасы ремонтланган.
– Җылыту системасына инде утыз ел диярлек, һәм, энергиягә чыгымнарны әйтеп тә тормыйча, аның белән проблемалар күп иде, – ди директор Зилә Хәертдинова.
«Бердәм Русия» партиясенең «Чын эшләр» проекты ваядылыларга ярдәмгә килгән. Үткән елда проект булышлыгында мәктәпкәчә төркемдә, уку сыйныфында җылыту системасы алыштырылган, быел тоташ бинада эш тәмамлаган. Сүз уңае, урындагы бюджет чаралары исәбенә казан алыштырылган. Хезмәткәрләр үз көче белән бинада җиңелчә ремонт эшләгән. «Хәзер балаларга бик уңайлы булыр, дип ышанабыз», – ди Зилә Габделәхәт кызы. Комиссия тикшерүе барышында ачыкланган кечкенә җитешсезлекләр, директор әйтүенчә, ике-өч көндә бетереләчәк.
Сүз уңае, «Чын эшләр» партия проекты кысаларында авыл биләмәсендә байтак эш башкарылган: 2016 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы ихатасында уен мәйданчыгы җиһазландырылган, ә бер ел иртәрәк Акылбайда авыл клубы территориясе киртәләп алынган. Проект кысаларында быел да зур эш күләме көтелә: Каймашабаш авылы мәктәбе, Ямады авылы мәктәбенең Мәсәгут авылындагы филиалында тәрәзәләр алыштырылачак. Максим авылы мәктәбе һәм Истәк авылы «Кояшкай» балалар бакчасының Барабановка авылындагы мәктәпкәчә төркем бинасында түбә яңартылган. 24 августта үтәчәк зур педсоветта районның барлык мәгариф учреждениеләре әзерлегенә
бәя биреләчәк.
Читайте нас: