Абыебыз Сәхаман Мөгаевны әти-әнинең барлык дүрт баласы арасында иң бәхетлесе, дип исәплим, чөнки ул гына әтине үз күзе белән күргән, «әти» дип дәшкән, иркәләвен тойган, аның белән җитәкләшеп йөргән, гомумән, ата сөюен тою
Совет солдатлары Европаны фашистлардан азат итеп, сугыш ахырына якынлашканда, без бераз үсеп, әтиебез менә-менә фронттан кайтыр, нык итеп кочагына алыр, дигән өмет белән яшәдек. Ләкин аның урынына әниебезгә кайгылы кәгазь килә: кызыл армияче Мөгалләм Галләмов геройларча һәлак булган һәм чит җирләрдә мәңгегә ятып калган.
Ничек кенә авыр булса да, әниебез бирешмәде, сынмады, дүртебезне дә күз карасы кебек саклап, тәрбияләп үстерде, укытты, зур тормыш юлына чыгарды. Аның таянычы да, ышанычы да, ярдәмче һәм киңәшчесе дә абыебыз иде.
Иске Көек авылыннан Гашия һәм Мөгалләм Галләмовлар гаиләсендә ул беренче бала булып, туксан ел элек кояшлы, ямьле июль аенда дөньяга аваз сала. Ул вакытта әтигә бары тик – 23, әнигә 22 яшь булган, гаиләнең ничек шатланганын язып кына аңлатырлык түгел. Егерменче-утызынчы елларның тыныч, шатлыклы еллар булмавын тарих буенча беләбез. Корылык сәбәпле килгән ачлык һәм башка күңелсезлекләр безнең авылны да урап узмаган. Коллективлашу максатында халыкның соңгы сыеры тартып алына, репрессияләр башлана.
Шулай да еллар үтү белән авыл халкы яхшы, бәхетле тормышка омтылып, илдәге үзгәрешләргә таянып, яңа авылларга нигез сала. Иске Көектәге байтак яшь гаиләләр Яңа Көеккә күченеп нигезләнә башлый. Безнең әти-әнинең дә шундый теләге була, ләкин дәү әти-дәү әнине ташлап чыгып китмәскә карар итәләр. Иске Көектә утыз сотый җирдә йорт салалар.
Кызганычка каршы, киләчәккә зур өметләр баглап, байтак бурычлар куеп, балаларын лаеклы кешеләр итеп үстерербез, дип яшәүләре озакка бармый. Күп тә үтми илгә, безнең авылга да, ямьсез, кара болытлы, кайгылы көннәр килә. Көтмәгәндә немецлар сугыш башлый...
Әти фронтка киткәч, абыебыз гаилә өчен барлык җаваплылыкны үз өстенә алды. Өлкәннәр белән беррәттән колхозда иң авыр эшләргә тотына иде. Барлык ир-егетләрне сугышка озаткач, илгә эшче көче җитмәде. Ныгып та бетмәгән малайларны заводка, торф чыгарырга, урман егарга җибәрделәр. Безнең абый да 14 яше тулу белән Кемерово өлкәсенә шахтага китте. Аның турында яхшы сүзләр генә әйтерлек, башкаларга үрнәк булып эшләде. Курил утрауларында хезмәт итеп, күп төрле рәхмәт хатлары һәм грамоталар алып кайтты.
Армиядән соң, җиң сызганып, авылда эшли башлады. Колхозның төрле участоклары аша үтте: бригадир, склад, ферма мөдире булды. Өлкән буын үз куллары белән төзелгән бөтен нәрсәнең таркалуы, колхозның бетүе өчен аңа бүген бик аяныч. Ә авылда, нигездә, өлкән яшьтәгеләр яши.
Абый хәзер дә картайдым, дип тик утырмый. Гәзит-журналлар укый, авылда, илдәге хәбәрләрне, үзгәрешләрне белеп, аңлап яши. Хәтере яхшы, бүгенге көндә дүртебезнең кырыктан артык оныгы һәм туруны бар. Барысының исеме, кайда яшәве, эшләве, укыганын белә. Шулай картаюның сере гади дип уйлыйм: ул бик тыныч, юк-барга игътибар итми. Иң мөһиме – гаҗәеп ханым – Рима Зыя кызы белән алтмыш елга якын бер-берсен аңлап, киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшиләр. Җиңгәбез бик уңган, хәстәрлекле, чисталык һәм тәртип ярата. Пешергән ризыклары ашап туймаслык.
Алар ике ул тәрбияләп үстерде. Әниебез 88 яшькә кадәр абый гаиләсенең тәрбиясен, хөрмәтен күреп, бик рәхәттә яшәде, хәер-фатихасын биреп бакыйлыкка күчте. Безнең өчен бу гаилә пары барлык мөнәсәбәттә үрнәк. Ә әтине алыштырганы өчен без абыйга рәхмәтле. Ул иң якын, кадерле, сөекле кешебез