ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2018, 16:37

«Дәресне беркем дә бүлдерергә тиеш түгел»

Редакция кунакханәсендә

Безнең кунакханәдә районның иң тәҗрибәле укытучыларыннан берсе Альбина Шәфыйгуллина. Ул көчле математик кына түгел, ә җәмәгатьчелек эшен алып баручы буларак та таныш. Безнең кунак аның өчен нәрсә мөһим булуы, нигә ул укучыларын беркайчан да дәрестән җибәрмәве һ.б. турында сөйләде.
– Альбина Нәрисовна, кайда тудыгыз, укыдыгыз?
– Яңавылда. Беренче сыйныфка 1 санлы мәктәпкә бардым, сыйныфта иң кечкенәсе идем – буй һәм яшем буенча. Беренче укытучым Елена Васильевна Самостамова турында иң яхшы тәэссоратлар калды. Арытаба, безгә бистә үзәгендә фатир биргәч, гимназиягә күчтем. Математика укытучысы Надежда Макаровна Кузьмина сыйныф җитәкчесе иде, ә 11нче сыйныфта математиканы Дания Тимерхан кызы Хатмуллина алып барды, соңрак ул остазыма әверелде.
– Яраткан укытучыларыгыз эзеннән киттегезме?
– Тәүдә кешеләрне дәваларга хыялландым. Әмма БДПИга физика һәм математика факультетына кердем. Дүртенче курста кияүгә чыктым. Инзиф тә Яңавылдан – ул вакытта Уфа югары хәрбия авиация очучылар училищесы курсанты иде. Укуны тәмамлагач беренче улыбыз Артур белән иремнең хезмәт итү урынына – Каунаска, арытаба Германиягә юл тоттык. Безнең гаскәрләрне аннан чыгарганнан соң, полкны тараттылар, ирем авиациядән китте. Яңавылда нигезләнгәнче, язмыш башка җирләрдә дә йөртте. Арытаба, җитәр, күченүләр ялкытты, дип карар иттек. Икенче улыбыз Марат туды, ә өлкәненә инде мәктәпкә барырга вакыт иде. Моңа өстәп, Яңавылны бик яратабыз.
– Укытучы вазыйфасында биредә эшли башладыгызмы?
– Юк. Куеда бистәсендә математика укытучысы булырга өлгердем. Яхшы тәҗрибә тупладым. 4 санлы мәктәпкә 2000 елда килдем. Ул вакытта математиканың әйдәүче ике укытучысы Дания Тимерхан кызы Хатмуллина һәм Ремма Фәйзи кызы Бадамшина, шулай ук Зәлифә Хатип кызы Фәйзуллина күп нәрсәгә өйрәтте. Гомумән, хезмәттәшләремне хөрмәт итәм.
– Математика укытучыларының район методика берләшмәсе белән җитәкчелек итүне кайчан ышанып тапшырдылар?
– 2009 елда. Мин шулай ук аттестацияләү комиссиясе рәисе. Укытучылар белән күп эшләргә туры килә.
– Әйткәндәй, укучыларыгыз быел БДИны ничек тапшырды?
– Яхшы, 18 чыгарылыш укучысыннан 16сы математиканың профиль дәрәҗәсен сайлады. Сүз уңае, балаларның байтагы гадәттә математиканы үз итә, нәтиҗәләре, тоташ алганда, шатландыра.
– Шундый уңышларга ничек ирешәсез?
– Бик катлаулы предмет, күп көч һәм белем таләп итә, шуңа күрә үз өстемдә даими эшлим. Балалар укытуның кадерен белсен өчен, тырышырга кирәк. Дәрестә иң мөһиме – интерактив җиһазлар түгел, дип исәплим. Миңа акбур, иске такта һәм бер бит кәгазь җитә. Һәм дәрес – укытучы өчен урын һәм вакыт, беркем дә аны бүлдерергә тиеш түгел. Укучыларны дәрестән бер кая да җибәрмим. Дәресне калдыру юк! Укучы теманы аңламаса, ничек куып җитә? Эшлим икән – энәсеннән җебенә кадәр, балалар һәм ата-аналардан да шуны ук таләп итәм. Һәм, әлбәттә, һөнәремне яратам.
– Сез көннәр буе мәктәптә, ә тагын участок сайлау комиссиясе рәисе. Ә йорт, гаилә, мавыгулар белән ничек?
– Барысына да өлгерергә кирәк. Әнием Лиза Абдулла кызы әле дә эшли. Әтиебез Нәрис Газилгәрәй улы белән балачактан хезмәткә өйрәттеләр. Алар бик җаваплы, тәртипле. Мине – бердәнбер кызларын – назлап тәрбияләделәр. Сөюләре оныкларына да җитә. Өлкән улыбыз Артурның ике югары белеме бар, хәрәкәт хәвефсезлеге буенча участок башлыгы, Марат – булачак энергетик.
– Сез таләпчән әниме?
– Дөресрәге, балаларым өчен якын ахирәт.
– Кимчелекләрегез бармы?
– Аралашырга яратам, ә бу вакытны күп ала. Ләкин... бөтен нәрсәгә өлгерәм. Шәхси йортта ирем белән хуҗалык карыйбыз. Әйткәндәй, әти-әни белән янәшәдә яшибез.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Читайте нас: