ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2018, 15:31

Рух көче, батырлык һәм чыдамлылык

Яңавыллылар спорт фестивалендә уңышлы чыгыш ясады

Терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән биш кеше составындагы район командасы «Ступень к самостоятельной реабилитации» республика физкультура-спорт фестивалендә катнашты. Ул 8-9 августта Уфада үтте, һәм начар хәрәкәтләнүче кешеләр өчен аның яңалык булуын билгеләргә кирәк – спорт бәйрәме программасы узган елда социаль проектларның республика конкурсында җиңүче булды һәм БР бюджеты тарафыннан яклана.
– Бәйрәмдә осталыкны күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу һәм, әлбәттә, яңа дуслар табу өчен бик яхшы мөмкинлек туды, – дип сөйләде инвалидларның район һәм шәһәр җәмгыяте җитәкчесе Индира Әлимгаффарова. – Беренчелек өчен көрәш паралимпия спортының, пауэрлифтинг, җиңел атлетика, өстәл теннисы, спортның адаптив төрләре – инвалид коляскасында йөгерү һәм дартс кебек, төрләре буенча үтте. Безнең команда яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтте. Артем Лавренов йөз метрга йөгерү һәм пауэлифтингта икенче урын яулады, шундый ук ярыш һәм инвалид коляскасында йөгерү буенча Алина Ямилова да икенче булды. Рәүхәт Яппаров өстәл теннисында өченче урын алды. Дартста Владимир Журавлев һәм мин чыгыш ясадык. Икенче һәм дүртенче урын алдык. Катнашучылар арасында спорт дәрте һәм җиңүдән канәгатьлек тою хакимлек итте. Инвалидларны социаль реабилитацияләүдә спорт һәрвакыт нәтиҗәле һәм актив форма булды. Өйгә күтәренке кәеф белән кайттык.
Ә инде икенче көнне Уфада «Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте» Башкорт республика оешмасының 30 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте. Форум эшендә җәмгыять әгъзалары һәм төбәкнең байтак җәмәгатьчелек оешмалары катнашты. Чакырылган кунаклар күп иде. Инвалидлар хәрәкәтенең актив вәкилләре Гаилә һәм хезмәт министрлыгының Мактау грамотлары белән бүләкләнде, алар арасында Яңавыл районы инвалидлары оешмасы җитәкчесе Индира Әлимгаффарова да бар. Ул гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Лена Кәримова кулыннан «Инвалидларны социаль реабилитацияләү эшенә керткән өлеше, актив тормыш позициясе һәм Башкорт республика оешмасының 30 еллыгы уңаеннан» грамота алган.
Читайте нас: