ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 август 2018, 11:15

Гаилә йолаларын саклап

Мөселманнар Корбан гаетен билгеләде

Иске Кодаш авылыннан Рәүзилә һәм Алмаз Фәтхуллиннарның йортында Корбан бәйрәме алдыннан җанлы халәт хакимлек иткән: ихаталары тәртипкә китерелгән, пешергәннәр, чистартканнар. Алар гаиләсендә корбан чалу йоласы инде унөченче ел рәттән үткәрелә. Бәйрәм алдыннан аларда булып кайттык.
– Аллаһның илтифатлылыгына ирешергә телисең икән, Корбан бәйрәме – иң дөрес юл, – ди алар. – Корбан чалудан соң Ходайның рәхмәтен тоябыз.
Фәтхуллиннар тануынча, корбан чалу йоласын алар тәүдә гаиләнең иң өлкән әгъзалары исеменнән башкарган, арытаба – үзләре һәм өч уллары, онык-
лары исеменнән.
– Оныклар өчәү, быел корбанга әзерләнгән бәрән иң кечесе – яшь ярымлык Илданнан тәгаенләнгән, – дип сөйли Рәүзилә Рәсим кызы. – Барлык туганнар, якыннар, күршеләр, авылның өлкән кешеләрен ит һәм шулпа белән сыйлаячакбыз.
Гаилә башлыгының әти-әнисе – Зифил Фәтхул улы һәм Альбина Галимулла кызы – Фәтхуллиннарның яхшы остазлары булуын билгеләргә кирәк, алар бергә яши, диндар кешеләр, бик күп еллар ислам кануннарын үти.
Мөселман булу өчен, ислам кушканны гына башкару түгел, ә тәртипле, изге, ярдәмчел һәм үрнәкле гаилә булырга кирәклеген Фәтхуллиннар иске кодашлыларга үз үрнәген-
дә күрсәтә.
Алмаз Фәтхуллин, район фермер хуҗалыкларының иң тәҗрибәле җитәкчесе буларак, авыллыларга барлык башлангычларда ярдәм итә. Урып-җыюның кызу чорында шушы көннәрдә өч улы да әтисе янәшәсендә эшли. Гаилә йолаларын сакларга һәм, әлбәттә, балалары, оныкларына тапшырырга кирәклеген һәммәсе
дә белә.
Читайте нас: