ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август 2018, 10:26

Фидель һәм Юлиянең сентябрь алды маҗаралары

«ЯТ» «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясенә кушылды

Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан башлап җибәрелгән «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясенә безнең гәзит редакциясе дә кушыла. Авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләргә яңа уку елына әзерлектә редакция коллективы башкалар белән беррәттән ел саен ярдәм күрсәтергә тырыша. Быел күп балалы ике гаиләдәге балаларны киендерергә карар иттек. «Мир сумок», «Школьник» һәм «Мир» кибетләре безнең партнерлар булып чыгыш ясады.
Яхшы һәм бик яхшы билгеләргә укучылар
Акция кысаларында «ЯТ»дан ярдәм күрсәтеләчәк балаларны билгеләү өчен, аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләрдән балаларга ярдәмгә яңавыллылардан мәктәп кирәк-яраклары җыю алып барылган «Гаилә» районара үзәгенә мөрәҗәгать иттек. Сусады-Ябалак авылыннан Юлия Искәндәрова һәм Яңавыл шәһәреннән Фидель Фәхрисламовны сайладык. 1 санлы мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Фидельнең мәктәп яшендәге тагын ике ир туганы һәм сеңлесе бар, ә Юлиянең әти-әнисе сигез бала тәрбияли, алардан икесе – кабул итеп алынган.
Дүшәмбе көнне гаиләләрне редакциягә чакырдык. Балалар әниләре белән сәгать унга килеп җитте. Танышабыз. Юлия Сусады-Ябалак авылы мәктәбенең 1нче сыйныфын тәмамлаган, «5»ле билгеләренә генә укый. Бер-ике «4»ле комачауласа да, Фидель шулай ук тырыш малай. Әнисе әйтүенчә, малайның яраткан предметы – математика. Оялчан елмаеп, балалар гаиләсе турында да, дуслары турында да сөйләде. Бераз аралашкач, шәһәр кибетләре буенча юнәлдек.
Портфель яки рюкзак?
Тәүдә балалар портфель сайларга карар итте. Шуңа күрә «Мир сумок» кибетенә юл тоттык. Хатын-кызлар өчен кечкенә сумкадан юл чемоданына кадәр биредә төрле зәвыкка сайлау мөмкинлеге бик зур. Моннан тыш, кибеттә аксессуарлар да күп. Сумкалар арасында югалып, сатучы Гөлзедә Риф кызыннан балалар өчен портфель сайлауда ярдәм итүен үтендек. Шушы мөһим мәктәп атрибутын уңайлылыгы буенча билгеләүдә инде тәҗрибәсе булган безнең яшь дуслар тәкъдим ителгән рәттән портфель, рюкзак яки ранец яхшыракмы икәнлеген сайлый башлады. Рюкзакта тукталдылар. Юляга - алсу, Фидельгә зәңгәр төслесе ошады.
Канцелярия товарлары да зәвык буенча
«Әйдәгез, хәзер сумкагызны канцелярия кирәк-ярагы белән тутырыйк», – дип тәкъдим итәбез балаларга һәм «Семья» сәүдә үзәгенең икенче катына «Школьник» кибетенә керәбез.
Биредә ассортимент шулай ук киң һәм төрле, хәтта күзләр камаша. Балаларның төрле яшь һәм ихтыяҗына исәпләнгән мәктәп кирәк-яракның барлык төрләреннән тыш, кибет хезмәткәрләре мәктәпкәчә сабыйларга шулай ук аңны үстерүче төрле уеннар тәкъдим итә икән. Биредә брендлы товарлар да, Ватан җитештерүчеләреннән көч җитәрлекләре бар. Шундый күп төрлелекне күреп, дусларыбыз хәтта бераз югалып калды, һәм ярдәмгә әниләрен чакырдык. Күңелгә ятышлы бу эшкә теләп кушылып, әниләр, баласының зәвыгын исәпкә алып, уку һәм иҗат өчен аеруча кирәклеләре: дәфтәр, тышлык, альбом, пластилин, каләм, фломастер, шулай ук аяк киеме өчен капчыклар һ.б. сайлады. Юлия һәм Фидельнең яңа рюкзакларын шулар белән тутырып куйдык. Балалар горур рәвештә рюкзагын киде. Киштәнең теге ягындагы ягымлы апага рәхмәт белдереп, ишеккә юнәләбез. Чиратта – мәктәп формасын сайлау.
1 сентябрьгә – энәсеннән җебенә кадәр!
Костюмнарны «Мир» сәүдә үзәгендә киеп кардык. Безнең маршруттагы бу пункт иң мөһиме булды, мөгаен. Әниләргә янә сайлау мөмкинлеге биреп, шулай да читтә генә басып тормадык, ә үз вариантларны тәкъдим иттек. Өлкәннәрнең бәя күрсәткеченә карап, «артык тырышудан» куркуы сизелде.
Ниһаять, кием дә билгеләнде. Фидельгә– «костюм-тройка», Юляга мәктәп формасы һәм пиджак сайладык. Кибеттәге сатучылар, бирегә килү максатын белеп, хәтта яхшы ташлама ясады. Ә бәхеттән күзләре янып торучы балалар бер башка үскән кебек тоелды.
Кибетләр буйлап йөрү шуның белән тәмамланды. Балалар белән хушлашып, белем үрләрен яулауда уңышлар теләп, күңелдә якты хисләр белән редакциягә кайттык.
Наилә Фәхрисламова, Фидельнең әнисе:
– Балаларга мәктәп кирәк-ярагы сатып алырга өлгермәгән идек әле. Акциядә катнашу бәхетенең нәкъ безгә елмаюын зур уңыш, дип исәплим. Көтмәгәндә бик шәп булды. Рәхмәт сүзләрен әйтеп бетерү мөмкин түгел. Район гәзите коллективына иминлек һәм иҗади уңышлар телим.
Инна Искәндәрова, Юлиянең әнисе:
– Без бик канәгать. Күп балалы гаиләләргә ярдәм иткәндә, һәрвакыт күңелгә ятышлы. Ә Юля ничек сөенде! Өйгә кайткач кызым сатып алган әйберләрен күрсәтте, кибетләр буенча йөрүен таң калып сөйләде. Рәхмәт.
Читайте нас: