ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 август 2018, 10:26

Тиздән салкыннар җитәр

Бәйрәмдә дә эшсез утырырга туры килмәячәк

Газ тармагы хезмәткәрләре дә, шул исәптән «Газпром газораспределение Уфа» АҖҖенең Нефтекама шәһәрендәге филиалының Яңавыл комплекслы хезмәтеннән Әсхәт Хәйретдинов бригадасы да, һөнәри бәйрәмен билгели.
– Эшсез утырырга туры килмәячәк, – ди ул, – хәзер бездә кызу чор, сезон, тиздән салкыннар башлана. Әлеге вакытта полиэтилен эретеп-ябыштыру буенча оператор Илфат Тимеров, экскаватор машинисты Артем Уракбаев һәм шофер Ришат Хәбибов составында аның бригадасы Карман авылы урамнарының берсендә юл аша газ үткәрә.
– Асфальт катламын бозмас өчен юлны тишү ысулы белән эшлибез, – ди бригада мастеры. – Һава торышы аяз булганда, күбрәк эшләргә тырышабыз. Яңгыр яву сәбәпле, процессны туктатырга туры килмәячәк.
Чыннан да, аларның эше җиңелләрдән түгел – теләсә нинди һава торышында да эшлибез.
– Егетләр бурычын уңышлы башкара, газүткәргечнең озынлыгы арта, шулай булгач, авылда газ кертелгән йортлар да күбәя, – диләр авыл хакимиятендә, очрактан файдаланып, бу көннәрдә алар адресына яңгыраган котлауларга кушылып, сәламәтлек һәм уңышлы хезмәт телиләр.
Читайте нас: