ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь 2018, 16:43

1 санлы мәктәп: гасырлык үр

Сан белән түгел, ә укучыларының уңышы белән данлана

«Авыл укытучысы, Шәмсинур Шәфиеваның ярдәмчесенә 18 сентябрьдән авыл укытучысы ярдәмчесе дигән таныклык бирелгән. Үз эшен төгәл башкарды, һәм бернинди сәяси искәрмәләре булмады. Партиядә түгел, тулысынча ышанычлы, Иванай җәмгыяте земство укытучысы ярдәмчесенә шул хакта таныклык бирә».
Таныклыкка 1919 елның 24 апреле датасы куелган. Сәлахетдинов, Ризванов, Гыйлемшин, Ногманов имзалары анык күренә. Күчермәсе 1 санлы мәктәптә саклана.
Бу 1918 елда Иванайда Совет мәктәбе эшли башлавын раслаучы беренче рәсми документ. Карман авылында туып-үскән Минҗиһан Әмирова беренче укытучы булган. Аның гомере иртә өзелгән –1921 елда тифтан вафат булган. Шәмсинур Шәфиева үсмер бунны тәрбияләүгә 39 ел гомерен багышлаган, аның егермесе 1 санлы мәктәптә үткән. Тоташ шул еллар буе ул районның иң яхшы укытучысы булган, педагогик эшчәнлектә казанышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнгән. 1918 елда беренче сыйныфка 11-15 яшьлек балалар килгән. Аларның күбесе зур һәм буйлары укытучыныкыннан озынрак булган. Укыту ике сменада оештырылган, Ш.Р. Шәрәфиева хатирәләре буенча, мәктәпкә 60ка якын бала йөргән. 1923 елда 16 укучы чыгарылган. Тагын ике елдан мәктәп икенче дәрәҗә өч сыйныфлыга әверелгән, Ижбулды, Ямады, Карман, Байгуҗа, Әмҗе, Үрдәк һәм башка авыллардан балаларны кабул иткәннәр. 1934 елда мәктәп – җиде еллыкка, ике елдан соң урта гомум белем бирү мәктәбендә әверелә.
1940 елда мәктәптә 27 укытучы эшли. Кырык беренче елда Б.Х. Мөслимов, Миронов, Ф.Н. Уматов, Ф.Х. Хөсәенов, Ф.Я .Шәйхетдинов, чыгарылыш укучылары М. К. Кашапов, А. Ш. Мәхмүтов, Г.Г. Сабиров, А. Г. Гыйльмияров, Ә. Х. Хәсәнов үзе теләп фронтка киткән. Шулай ук кызлар – Нәкыйбә Гыйлемшина, Әнисә Шәйхетдинова, Мәдәния Габлиева да үз теләге белән киткән.
Мәктәпнең үз бинасы 1930 елда барлыкка килгән, бер катлы, агач, зур тәрәзәле булган. Педагогик коллектив җайга салынган, көчле булган – мәктәп тоташ район укытучылары өчен методик үзәккә әверелгән. Кырыгынчы-илленче елларда башка мәктәпнең чыгарылыш укучылары дәүләт имтиханнарын 1 санлы мәктәптә тапшырган.
1969 елда мәктәп яңа өч катлы кирпеч бинага күчкән. «А» һәм «Б» сыйныфларында уку – рус телендә, башкаларында – татар телендә алып барылган. Җитмешенче еллар башында коллективны яшь укытучылар тулыландырган: Р.Ф. Бәдамшина, Д.Я. Кузьмина, З.И. Котова, Е.В. Самоставова, Р.З. Кәшфуллина, М.Г. Кәшфуллин, Р.И. Низаметдинов, Ф.Х. Нуриева һәм башкалар. Безне, яшьләрне тәҗрибәле, таләпчән педагоглар: М.Н. Купаева, Г. Н. Вәлиева, С. Х. Чанышева, А. Ш.  Җиһаншина, А. Ш. Сәяпова, М. М. Хуҗина, И. М. Гимадова, Л. М. Чанышева, Н. А. Нуртдинов, Р. Х. Нигметҗанова, А. З. Лотфуллина, З. А. Касыймова, Р. Х. Хәмзин, Ә. Х. Хәсәнов, Ф. Г. Ихсанов, Х. М. Дәүләтшина каршы алды. Алар остазыбыз булды, безне һөнәргә тугры булырга өйрәтте. Күпләре инде арабызда юк, аларны хөрмәтләп искә алабыз. Шушы вакыт эчендә мәктәп белән тәҗрибәле укытучылар идарә итте. 12 ел дәвамында – Р.Х. Хәмзин, РФ мәгарифе алдынгысы К.Г. Фәезов 22 ел директор булып эшләде. Алар мәктәпнең матди базасын ныгыту һәм педагогик коллективны туплау өчен күп көч салды.
Мәктәп тарихы битләренә аның чыгарылыш укучылары күп данлыклы битләр өстәде. Алар арасында Социалистик Хезмәт Герое, галим, язучы, атказанган нефтьче, танылган табиблар, басу һәм ферма хезмәтчәннәре, һөнәри хәрбиләр, популяр артистлар ... бар. Чыгарылыш укучылары арасында укытучылар, мәгариф учреждение җитәкчеләре булуы күңелгә ятышлы. Күп еллар 1 санлы мәктәп урындагы предприятиеләр өчен кадрлар кою урыны булды. Һәм алар үзләренең һөнәри үсешендә үрләр яулаган һәм туган якның чәчәк атуына үз өлешен керткән чыгарылыш укучылары белән горурлана. Күптән мәктәпне тәмамлауга карамастан, кайбер чыгарылыш укучылары чын хәстәрлек күрсәтә.
1 санлы мәктәп йөз еллык юбилеен республика һәм федераль дәрәҗәдә төрле конкурсларда җиңүләр белән каршы ала. Һөнәри эшчәнлектә укытучылар уңышларга ирешә, мәктәп укучылары район һәм республика олимпиадаларында актив катнаша һәм призлы урыннар ала. Мәктәпнең гасырлык юбилее – бу өлгергәнлек, чәчәк ату, казанышлар һәм җиңүләр чоры. Аның беренче укытучылары һәм укучыларының йолалары исән. Укучылары кайда һәм кем генә булмасын, туган мәктәбе намусына тап төшермиләр. Аның тарихы дәвам итә, яши һәм үсә. Беренче мәктәпнең күп позицияләр буенча алдынгы булуына тулысынча ышанырга мөмкин.
З. Әминева, хезмәт ветераны, БРның атказанган укытучысы, РФнең мәгариф алдынгысы.
Читайте нас: