ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2018, 11:33

Хезмәтләр хәбәр итә

Гадәти эш көннәре

Август уртасында МВД бүлегенең оператив кизү торучысы 6 яшьлек кызның югалуы турында хәбәр ала. Бәхеткә, бала тиздән табыла. Моны росгвардиячеләр – полициянең өлкән полицейские Иван Иргибаев һәм полицейский-шофер Юрий Исламов башкара. Кыз бала әнисенә кайтарып тапшырыла.
6 сентябрьдә 01.36 сәгатьтә Росгвардиянең үзәкләштерелгән сак пунктына сакланылучы пункт – Юбилей урамы, 1а адресы буенча урнашкан «Аксарлак» кибетеннән борчу сигналы керә. Урынга шундук өлкән полицейский Дмитрий Вәлиев һәм полицейский-шофер Лидус Шакиров составында кулга алу төркеме чыга. Ачыклануынча, билгесез кеше түбә профилен каерып алып, сакланылучы объект территориясенә үтеп керә. Ир-ат пакетына спиртлы эчемлекләр тутыра башлый.
Килеп җиткән росгвардиячеләр явыз ниятчене кулга ала – ул элек хөкем ителгән 35 яшьлек кеше булып чыга һәм арытаба тикшерү эше үткәрү өчен полиция хезмәткәрләренә тапшырыла.
В. Мөгыйнов, ведомстводан тыш сак бүлекчәсе башлыгы.
Читайте нас: