ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2018, 11:24

Хезмәт базары: бүген кем таләп ителгән?

Яңавыл районында хезмәт базарындагы хәл турында

Районда хәзер хезмәт базарында хәл ничек? Өстенлекле бурычлар, шулай ук районның халык мәшгульлеге үзәге эше турында аның директоры Фәрит Шәрәфетдинов сөйли.
– Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә 1158 кеше мөрәҗәгать итте, шул исәптән 40 инвалид, аннан 20се эшкә урнаштырылды. Мөрәҗәгать иткән гражданнар исәбеннән 423 кеше исәпкә куелды.Бүгенгә теркәлгән эшсезләр саны 218 кеше тәшкил итә. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,92 % тәшкил итә (республика буенча – 0,94%). Халык мәшгульлеге үзәге ярдәмендә 846 кеше эшкә урнаштырылды.
Без шулай ук җәмәгатьчелек эшләрен үткәрүгә предприятие һәм учреждениеләр белән шартнамә төзибез. Һәм анда бүгенгә 69 граждан катнашты.
Бүгенгә өстенлекле бурычлардан берсе – бу сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру. Инвалидлыклары булган гражданнар байтак сәбәпләр буенча эш эзләүдә авырлыкларга тарый, һәм шуның белән бәйле дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Һәм без бу ярдәмне өстәмә җиһазландырылган эш урыннарына инвалидларны эшкә урнаштыру буенча чаралар төрендә күрсәтәбез. Бу категориядән мөрәҗәгать итүчеләрне эшкә урнаштыру дәрәҗәсе 50% тәшкил итә. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрне генә эшкә урнаштырмыйбыз, ә үзебез дә районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне табабыз.
Эш табарга авыр булган хәлдә, һөнәри уку ярдәм итә ала. Эшсез гражданнарны һөнәри укыту буенча районда дәүләт программасы анык ничек эшләве турында сөйләсәк, ел башыннан аны 86 граждан үтте. Аннан өч кешенең – инвалидлыгы бар, дүртесе бала карау буенча ялдагы хатын-кыз, квалификацияләрен күтәрде. Гражданнар өчен мондый һөнәри уку бушлай, хезмәтләрне республика бюджетыннан халык мәшгульлеге үзәге түли. Эшсез гражданнарның түләп уку мөмкинлеге һәрвакыт булмый, шуңа күрә программа бик таләп ителгән.
Эшсезләр санын киметү өчен эшнең төрле формасын кулланабыз, гражданнарны иҗтимагый һәм вакытлыча эшкә урнаштырабыз, даими вакансияләр ярминкәсе үткәрелә, югары һәм урта махсус уку йортының чыгарылыш укучылары өчен программа бар, һөнәри укуга юллыйбыз. Шулай ук хезмәткә тартылуны арттыру максатында һөнәри юнәлеш бирү һәм гражданнарга психологик ярдәм буенча хезмәтләр күрсәтәбез.
Шуны билгелисе килә, иң мөһиме халык мәшгульлеге үзәгенең гражданнарны – һәр эштә ихтыяҗлы кешеләрне, кайберәүләр уйлавынча, түләү өчен түгел, ә эшләргә теләүчеләрне эшкә урнаштыру өчен эшли. Эшче һөнәрләр элеккечә күп сорала. Шоферлар, пешекчеләр, сатучылар һ.б кирәк.
Чыгарылыш укучыларына һөнәр сайлаганда моңа игътибар итәргә һәм тиңдәшле уку йортларына укырга барырга кирәк, дип уйлыйм.
Читайте нас: