ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь 2018, 09:31

Тәрбияләнүчеләр сөюе – иң яхшы бүләк

27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне

Кечкенә чагында Гөлшат Асылаева үзен зур сәхнәдә күз алдына китергән: җырлыйсы, биисе килгән, ә тагын укытучы һәм рәссам булырга хыялланган...
– Ныклап уйлап карасаң, тәрбияче шул барлык һөнәр сыйфатларын үз эченә ала, балачактагы хыялларым тормышка ашты, – дип елмая ул.
Бөре пединститутын тәмамлаганнан соң 14 санлы «Дюймовочка» балалар бакчасына килүенә 27 ел үткән. Тәүдә авыр булган. Гөлшат Шәрифҗан кызы остазы Надежда Мурзинаны рәхмәт белән искә ала.
– Аның ярдәмендә искиткеч мәктәп үттем. Надежда Ильинична еш кына искәрмәләр ясый иде, аларның барысын да тоташ гомергә хәтердә калдырдым, – ди хәзер инде үзе тәҗрибәле педагог.
Сабыйларның нинди икәнлеге хакында сорадык.
– Әгәр мин эшли башлаган вакыттагы 1990 еллар башындагы балалар белән чагыштырсак, заманчалары күпкә артыграк белә. Компьютерны яхшы аңлыйлар, шуңа күрә маңгаең биш карышлы булырга тиеш. Энциклопедияләр буенча эшлибез, – ди югары квалификацияле педагог. – Әмма аларда еш кына сөйләм белән проблема очрый. Һәм элек балалар сирәк чирли иде. Тагын да барлык тәрбияләнүчеләрнең йокы сәгате алдыннан әкият тыңларга яратуы турында әйтә алам. Кайвакыт үзләре китап алып килә.
Гөлшат Шәрифҗан кызы тәрбияләнүчеләре хакында илһамланып сөйли. Әле ул утыз малай һәм кыз йөрүче мәктәпкә әзерлек төркемендә эшли. Ата-аналары белән берлектә милли: татар, башкорт, рус, удмурт, мари, шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрәләр. Яз көне сабантуй уздырырга, аны республиканың 100 еллыгына багышларга планлаштыралар.
Гөлшат Шәрифҗан кызы коллектив белән уңай туры килде, дип исәпли. Биредә кирәк чакта яклый да, бер-берсе өчен сөенә дә беләләр. Сүз уңае, үткән елда безнең герой «Ел тәрбиячесе» район конкурсында катнашкан, өченче урын яулаган.
Гөлшат Асылаева янына балалар бакчасына еш кына элекке тәрбияләнүчеләре килә, яңалыклары һәм хәтта серләре белән уртаклашалар, кайвакыт урамда да кочаклап алалар. Һәм моны педагог иң зур бүләк дип исәпли. Гөлшат Шәрифҗан кызы гаиләсендә дә бәхетле. Ире Фәвис Фәнәви улы белән кыз тәрбияләп үстергәннәр, Айгөл нефть колледжында белем ала.
Читайте нас: