ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 сентябрь 2018, 10:12

Күзләрендә – зөбәрҗәт очкыннары

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

Күптән түгел Лера Ибраһим кызы һәм Риф Талип улы Мөслимовлар зөбәрҗәт туйларын – бергә яшәүләренең 55 еллыгын бәйрәм иткән. Лера Ибраһим кызы гомерен гаиләсенә (аларның улы һәм кызы бар), шулай ук медицинага багышлаган – 1963 елдан һәм пенсиягә чыкканчы теш табибы вазыйфвсын башкарган. Риф Талип улы Яңавыл аэропортында оператор булып эшләргә өлгергән, ә арытаба «нефтьче»ләргә күчкән. Сүз уңае, әти- дәү әтисе эзеннән балалары һәм оныклары да киткән (дүрттән өчесе).
Хәзер Лера Ибраһим кызы күбрәк вакытын өйдә үткәрә, ә менә сөйкемле елмаюлы Риф Талип улын иң балыклы урыннарда очратырга мөмкин – гаилә башлыгы хәзерге вакытта хирыс балыкчы гына түгел, ә элек һәвәскәр аучы да булган, моны республиканың ау буенча биш чемпион титулы раслый.
Читайте нас: