ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2018, 15:37

Тәрәзәңдә утлар сүнмәсен...

1 санлы мәктәпнең 100 еллыгына аны төрле елларда тәмамлаган 600дән артык кеше җыелды

Үткән шимбә 1 санлы мәктәп 100 еллык юбилеен билгеләде. Ләкин бәйрәм халәте тоташ шәһәрдә сизелде. Әле монда, әле тегендә матур киенгән төрле яшьтәге кешеләр җыелып тора, күпләр чагу гөлләмәләр белән, Ломоносов урамына машиналар һәр яктан агылды... Беренче мәктәпнең юбилее гомум бәйрәмгә әверелде, чөнки байтак еллар биредә районның күп авылларыннан балалар укыган.
«Линейкага тезелегез!»
Укытучылар һәр кунакны ачык йөз белән каршылаган мәктәп вестибюлендә бик җанлы һәм кеше күп: күрешү һәм кочаклашулар, сөйләшүләр, чәчәк гөлләмәләре... Бәйрәмгә төрле елларның 600дән артык чыгарылыш укучысы җыелды. Аларны, әлбәттә, күп еллар элек тәмамлаган мәктәп түгел, ә 2014 елда үткәрелгән капиталь ремонттан соң яңартылган, тулысынча үзгәртелгән заманча, якты, җылы, чиста һәм бик уңайлы мәктәп каршы алды. Элекке укучылар коридорбуенча йөреп, музей экспонатлары, фоторәсемнәрдән стендлар карады, төркемнәргә җыелып, аралашты.
Чара, мәктәптә тиешле булганча, укучылар һәм чыгарылыш укучыларының тантаналы линейкасыннан башланды. Русия, Башкортстан һәм 1 санлы мәктәп гимннары, башлангыч сыйныф укучылары, чыгарылыш укучылары, күпсанлы кунаклар һәм рәсми берәмлекләрдән котлаулар яңгырады, кырык, илле алтмыш, җитмеш, туксан, ике меңенче елларда мәктәпне тәмамлаучылар барланды, мәктәп вальсында бөтерелде, аннары дәрескә кыңгырау чакырды...
Ә арытаба мәктәпнең 100 еллык юбилеена багышланган стела ачылды. Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов һәм 1 санлы мәктәп директоры Фәрит Харисов ал тасманы кисте һәм барысын да әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрикләде. Һәм белем йортының гасырлык тарихы истәлегенә хәзер кызыл тәлгәшле миләш арасында глобус, китап һәм тынычлык күгәрчене тора.
«Онытылмас йөз ел»
Мәдәни-ял үзәгендә шундый исемдәге чара үтте. Аны тантаналы дип кенә булмый – ул җылы, йорттагыча, уңайлы, изге, ләкин күңелнең иң нечкә кылларына үтеп керә торган булды. Барысы да ком шоуыннан башланды: махсус ут өстәлендә рәссам ясаган мәктәп тарихыннан рәсемнәр бик тиз үзгәреп торды. Бик дулкынландыргыч булды.
Котлау сүзләре белән район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов чыгыш ясады. Ул мәгариф учреждениесендә һәрвакыт хөкем иткән эчкерсезлек, изгелек, балалар турында чын хәстәрлекнең үзгә мохитен билгеләде һәм иң яхшы педагогларга БРның Дәүләт җыелышы-Корылтайның рәхмәт хатын һәм муниципаль район хакимиятенең мактау грамотасын тапшырды. БР Мәгариф министрлыгының мактау грамоталарын министр урынбасары Марат Мәүлетбердин алып килгән. Ул 1 санлы мәктәпнең район һәм республикада гына түгел, ә тоташ Русиядә лаеклы урын алуы турында әйтте. Моны аның уңышлары дәлилли: ул «Русиянең 1000 иң яхшы мәктәпләре» базасына кертелгән, федераль дәрәҗәдә иң яхшы инновацион мәгариф оешмасы дип танылган, «Электрон мәктәп» республика форумы җиңүчесе булып тора һ.б.
Юбилей кунакларын сәламләгәннән соң, алып баручылар экранда фото, документлар күрсәтеп, мәктәп тарихын сөйләде. Күз алдында пионер балачак, комсомол яшьлеге, сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар узды. Бу мәктәптә эшләгән педагогик хезмәт ветераннары һәм укытучыларга бөек хөрмәт билгесе итеп чәчәкләр бүләк итү тантананың дулкынландыргыч мизгеленә әверелде.
Мәктәпнең танылган чыгарылыш укучыларыннан котлаулар шулай ук дулкынландыргыч яңгырады. Социалистик Хезмәт Герое, «Арктика» легендар атом бозваткычы экипажы әгъзасы Фидус Әсхәдуллин юбилейга килә алмаган, ләкин туган мәктәбенә котлау телеграммасы җибәргән. Изге котлаулар белән телеграммалар Мәгариф һәм фән, РФ Дәүләт Думасының, БР Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитетларыннан килде. Барлык чыгарылыш укучылары исеменнән җыелучыларны бертуган Фираз, Фәрис, Фәнит һәм Фәрит Харисовлар тәбрикләде, алар арасында педагогик фәннәр докторлары һәм кандидатлары, атказанган фән эшлеклеләре, атказанган укытучылар, күпсанлы премияләр лауреатлары һәм педагогика буенча хезмәтләр, дәреслекләр авторлары, ә Фәрит Фәхраз улы бүген Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитетының Экспертлар советын җитәкли. Сәхнәдән җырлар, шигырьләр яңгырады. Аларны мәктәпне тәмамлаучылар бүләк итте.
«Тугры укучыларың»
Бу сүзләр мәктәп гимныннан. Бик дөрес әйтелгән. Районда беренче мәктәптә тормышка юллама алганннар казанышлары, эшләре, тормышы белән бүген дә моны раслый. Алар күп булган – 4430 укучы, шулардан 105е – алтын һәм көмеш медаль иясе. Араларында ике Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясенең дүрт лауреаты, 15 доктор, 62 фән кандидаты, билгеле язучылар, шагыйрьләр, укытучылар, табиблар, нефтьчеләр, игенчеләр, уңышлы эшкуарлар һәм төрле дәрәҗә җитәкчеләр. Аларның байтагы мәктәп юбилеена шәхси бәйрәменә кебек әзерләнгән. Чыгымнарны үз өстенә алганнар. Рөстәм Солтанов, Бәһәли Хәбибуллин, Борис Дәүләтшин, Фәнил Хатмуллин, Радик Миңнегалиев, Салават Нигәматуллин, бертуган Харисовлар, Яхиннар һ.б. иганәчелек ярдәме күрсәткән.
Бәйрәмгә төрле кешеләр җыелды, ләкин барыбызны да укытучылар һәм туган мәктәпкә рәхмәт хисе, иң мөһиме – кече Ватанга карата сөю берләштерде. Дөньяда яхшырак, матуррак, яктырак мәктәпләр бардыр, ләкин алар өчен 1 санлы мәктәп кадерле һәм туган.
Мәктәп ихатасында миләш элеккечә кызгылт яфракларын койсын, көзге җилләр уйнасын, мәктәп еллары шаян, ләкин бик тиз үтмәсен һәм балалар көлүе тынмасын!
Читайте нас: