ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 октябрь 2018, 09:38

Хезмәт кенәгәсендә бер генә язу

1 октябрь – Бөтендөнья музыка көне

Балалар сәнгать мәктәбенең музыка сыйныфларының берсендә кече хорда тәрбияләнүчеләрнең дәресе бара. «Ма-а, мэ-э, ми-и, мо-о, му-у», – дип суза балалар рояльнең үзгәрә баручы аккомпанементына. Сольфеджио һәм хор преподавателе кечкенә, зифа буйлы Әлфия Харрасова тәрбияләнүчеләре арасында югалган кебек, ләкин... укытучының баш кагуы җитә – һәм тиктормаслар тыңлаучан, аны ярты сүздән аңлаучанга әверелә.
Дәрес тәмамлануын көтеп, аны әңгәмәләшүгә чакырдык. Әлфия Рамил кызының Уфа сәнгать училищесы дипломын тәмамлап, сәнгать мәктәбенә кайтуына инде 17 ел үткән. Хезмәт кенәгәсендә эшкә кабул ителү турында бер генә язу булуы да игътибарга лаек.
– Һөнәр сайлауда музыка укытучыларым Светлана Чанышева, Халисә Насыйбуллина һәм Әлфия Насретдинова зур роль уйнады, – дип искә ала педагог. – Кечкенә чагымнан ук аларның дирижерлык итүен карый һәм шундый ук эш сайларга тели идем. Шуңа күрә сәнгать училищесының дирижерлык бүлекчәсенә укырга кердем. Сольфеджио преподавателе булып эшләү елларында Әлфия Рамил кызы, әлбәттә, тәрбияләнүчеләре йөрәгенә ачкыч сайларга күптән өйрәнгән. Бөтенләй җырлый белмәүче кешеләр булмый, ди: «Тәҗрибәмдә баланың бер яки ике елдан җырлый башлаган очраклары байтак булды. Хәтта «колагына аю басканнарны» җырларга өйрәтергә мөмкин. Алар белән күбрәк шөгыльләнергә генә кирәк. Дәресләрне ул уен формасында үткәрә, шуның белән балалар сөюен яулый да. Андый укытучылар хакында «изгелеге белән ала» диләр.
Әлфия Рамил кызы даими үзе өстендә эшли. Читтән торып Уфада педагогия университетының музыка факультетын тәмамлаган. Нәтиҗәле эшенең соңгы күрсәткечләреннән берсе – ул «Төньяк балкышы – Северное сияние» район телевизион конкурсының быелгы этабында «Созвучие» кече хоры яулаган II дәрәҗә лауреаты дипломы. Әлфия Рамил кызы шулай ук «Рапсодия» хатын-кызлар халык ансамблендә җырлый. Халык музыка кораллары ансамблендә катнашу өчен дә вакыт таба. Аның сопрано тавышы төрле диапазоннарда дуэтка искиткеч үрелеп китә, шуның белән район дәрәҗәсендәге байтак концертларны бизи. Гаиләдә аның мавыгуын яклыйлар, ире Илнур Ирек улы белән ике кыз тәрбиялиләр, өлкәне музыка мәктәбенә теләп йөри.
– Музыка – ул тылсым, шатлык һәм илһам чыганагы. Нәкъ ул тормышка чагу төсләр өсти, – ди Әлфия Харрасова.
Читайте нас: