ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2018, 09:23

Гәрәевлар гаиләсендә барлык хатын-кыз да педагог

Рамилә Тәлгать кызы бу һөнәргә юл башлаучы

«Гәрәевлар турында языгыз әле, бик лаеклы кешеләр, – диде Тау авылына эш сәфәрләренең берсендә урындагы фельдшер И. Ситдыйкова. – Рамилә Тәлгать кызы – БРның мәгариф отличнигы, ул барлык диярлек авыл балаларын укырга-язарга өйрәтте. Малик Әхмәтзыя улы – авыл хезмәтчәне, кече Ватанының патриоты...».
...Инде ян капкага якынлашкач, дөрес юлда булуыбыз аңлашылды. Матур койма, биек зур йорт, ныклы хуҗалык, чәчәккә күмелеп утыручы ихата, шахмат тәртибендә тезелгән умарталар, каралган бакча – боларның барысы да биредә эш сөючән кешеләр яшәве турында бәян итә. Алар тагын кунакчыл да икән әле. Иртән «саескан күрдем – кунак килер, дип дөрес уйлаганмын», – диде гаилә башлыгы хатынына карап елмаеп. «Безнең хакта нәрсә язасың инде, авылда яхшы гаиләләр күп, тирә-якта укытучылар да байтак», – диде кыенсынып Рамилә Тәлгать кызы максатыбыз турында белеп.
Ачыклануынча, безнең геройлар мәктәп эскәмиясеннән үк бергә икән. Яшьлек дуслыгы чын мәхәббәткә әверелгән, яшьләр гөрләтеп туй үткәргән. Дөрес, бераз күрешми дә торганнар: Маликны армиягә алганнар, ә Рамилә Бәләбәй педучилищесына укырга кергән. «Кечкенә балаларны нык яратам, шуңа күрә башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен сайлаганмын, күрәсең», – ди Рамилә Тәлгать кызы. Хезмәт юлын ул Мәсәгуттә башлаган, арытаба Тау авылы мәктәбенә кайткан. Тәҗрибәле педагогның 38 ел стажы бар. «Укытучы һөнәре җиңелдән түгел, биредә тугры, сабырлар гына чыдый, – дип сөйли педагогик хезмәт ветераны. – Гаилә, якыннар, аларның ярдәме, әлбәттә, зур әһәмияткә ия. Иремнең әти-әнисенә бик рәхмәтлемен. Малик иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә, мин – мәктәптә яки җәмәгать эшләре белән мәшгуль, ләкин балалар өчен һәрвакыт тыныч булдык: алар дәү әнисе-дәү әтисе карамагында. Аллага шөкер, каенатам һәм каенанам белән 27 ел иңгә-иң яшәдек, яхшы кешеләр иде. Хәзер аларның сабакларын кияүләр һәм килен белән мөнәсәбәттә кулланырга тырышам».
Бу изге һөнәр вәкилләре аларның нәселендә байтак икән: Рамилә Тәлгать кызының сеңлесе шулай ук хаклы ялга кадәр Кызылъяр авылы мәктәбендә укыткан, энесенең хатыны әлеге көнгә кадәр Мәсәгуттә укыта. Гәрәевларның кызлары да әнисе юлыннан киткән: өлкәне Диларә – мәгариф идарәсендә методист, ә кечесе Ирина лицейда укыта. «Улыбыз Динар, әлбәттә, техник белгечлек һөнәрен сайлады, әмма киленебез Алия (ул әлегә өченче оныгыбызны тәрбияләү буенча декрет ялында) шулай ук укытучы. Бөтен яклап укытучылар арасында яшибез, димәк», – дип өсти Малик Әхмәтзыя улы. Гаилә башлыгы гомерен Ходайбирдин исемендәге колхозга багышлаган. Пенсиядә булуына биш ел, әмма тик утырырга күнекмәгән. «Авылдагы су башнясы эше өчен җавап бирәм, – ди М. Гәрәев. – Ә хуҗалыкта бөтен эшләрне бергә башкарабыз. Балаларда да кече яшьтән хезмәткә карата сөю тәрбияләргә тырыштык. Аллага шөкер, барысы да тормышта үз урынын тапты, күркәм гаилә корды, безгә биш онык һәм ике оныка бүләк итте, еш кайталар, ярдәм итәләр. Ә кичләрен, бөтен гаилә белән җыелганда, чын концерт оештырабыз: үзем онык белән баянда уйныйм, хатын-кызлар җырлый, оныкалар бии, башкалар уен-конкурслар үткәрә. Менә шулай бердәм һәм тату яшибез».
Бергә гомер итүнең илленче дистәсен ваклаучы Гәрәевлар дөньяда иң кыйммәтлесе, әлбәттә, гаилә, дип исәпли. «Анда мәхәббәт, бер-береңә карата ихтирам, юл куя белү хакимлек иткәндә, ул бәхетле булачак», – дип раслый алар.
Читайте нас: