ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2018, 10:24

«Кичә генә булган кебек»

Ярты гасырдан артык – алар эшкә шулкадәр гомерен багышлаган

Укучыгыз ничә, дигән сорауга борынгы грек философы, математик Пифагор болай дип җавап биргән: «Аларның яртысы – математика, чиреге табигатьне үзләштерә, җидедән бер өлеше тын гына фикер йөртүдә вакытын уздыра, калган өлешен өч кыз тәшкил итә...»
Тәкыйуллиннар, әйткәндәй, белгечлеге буенча икесе дә математик, үзләре тануынча, алар беркайчан да укучылар исәбен алып бармаган. Озак эшләү елларына бихисап җыелуы болай да аңлашыла. Яшь гаилә 1991 елда Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң бирегә килә. «Вакыт ничек тиз үтә, кичә генә булган сыман», – дип ихлас күңелдән гаҗәпләнә алар.
Нәҗип Рәшит улы Мәсәгут авылында мәктәптә директор булып башлаган, бу вазыйфада унбиш ел эшләгән. Соңгы елларда физика, информатика һәм физик культура дәресләре алып бара. Гөлнара Мирһади кызы математика укыта. Унике ел директор урынбасары булган, тәүдә – тәрбияви, арытаба – укыту-тәрбияви эше буенча. Ямады мәктәбенең Мәсәгут авылындагы филиалында алтынчы ел мөдир. Ягъни, Тәкыйуллиннарның тоташ гомере бер үк мәгариф учреждениесе белән бәйле. Шулай булгач, биредә аларга барысы да якын: хезмәттәшләре һәм укучыларының уңышы – аларның уңышы, уңышсызлыклары – шулай ук. Гөлнара Мирһади кызы шатлыгы белән уртаклашты: яңа уку елына мәктәптә яхшы үзгәрешләр булган: бинада бәдрәф җиһазландырылган, тәрәзәләр пластикка алыштырылган. «Безнең балаларга – алар бу уку елына 52 – җылы, уңайлы булачак», – ди Г. Тәкыйуллина. Сүз уңае, бу мәктәптә алты авылдан кыз һәм малай укый, һәр көн аларны автобус йөртә. Геройларыбыз әйтүенчә, коллектив һәрвакыт ата-аналар ягыннан ярдәм һәм үзара аңлашуга исәп тота ала, бу бик мөһим.
Тәкыйуллиннар ике кыз үстергән. Айгөл һәм Алия БашДУның Нефтекама филиалын тәмамлаган. Өлкәне «Финанслар һәм кредит» белгечлеге алган, Уфада яши, ире белән кыз тәрбиялиләр. Алия – журналист, Нефтекама шәһәре хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлегендә эшли.
Читайте нас: