ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2018, 09:21

«Ярдәм өчен рәхмәт!»

Яшь гаиләләргә торак кредитын каплатуга сертификат тапшырдылар

Республика көне алдыннан районда «БРда төзелеш комплексы һәм архитектура үсеше» республика программасы буенча бала туганда социаль түләү бирү турында таныклык тапшыру тантанасы узды. Сертификат тапшыру һәрвакыт чын бәйрәмгә әверелә, аңа гаиләләр белән киләләр. Тантаналы халәттә район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов, икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Лилия Мәҗитова һәм БРның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рәмзил Низаметдинов яшьләрне котлады һәм аларга кадерле документлар тапшырды. 48 гаиләгә гомум суммасы 14,3 млн сумнан артык тәшкил итүче сертификат тапшырылды.
Бу программа буенча түләүләр күләме бала туганда яки уллыкка алганда беренче, икенче, өченче балага (һәм һәр киләсесенә) тиңдәшлечә 8 кв.м, 12 кв.м, 16 кв.м хакын каплата.
Бу көнне Яңавылдан Динара һәм Булат Дәүләтшиннар тантананың иң бәхетле бер гаиләсе булды. Анда биш малай үсә. Вилданга инде 15 яшь, Тимурга – 10, Маратка – 7, кечкенә Тамерлан һәм Богдан балалар бакчасына йөри. Гаиләнең ипотекага алынган дүрт бүлмәле фатиры бар. 476800 сум күләмендә субсидия кредитның бер өлешен каплатачак. «Бу программа, республика ярдәменнән тыш банк белән исәпләшү авыр булыр иде. Кредит суммасы шактый кимеде. Без мондый күңелгә ятышлы вакыйгаларның һәр гаиләдә булуын телибез», – дип шатлыгы белән уртаклаша Динара Дәниф кызы.
Эвелина һәм Евгений Мөхәммәт-җановлар гаиләсендә, киресенчә, кызлар гына: Ксения, Дина һәм Дарья. Аларның субсидия күләме 464 мең сум тәшкил иткән. Бу дәүләт ярдәме белән алар Дарьяның тууына бурычлы. Бәхетлеләр арасында – Сәетовлар, Әхмәтҗановлар, Алетдиновлар, Миңвәлиевлар, Милушкиннар, Шәйморатовлар, Шакирҗановлар, Мөхәммәтдиновлар, Обуховлар һәм башка гаиләләр. Алар бу көнне барысы да түземсезлек белән көткән. Менә ул килеп җитте. Димәк, киләчәккә планнар төзергә мөмкин, ә ул яшь гаиләләрдә аз түгел.
Белешмә:
2017 елның мартында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республикада демографик хәлне яхшырту буенча өстәмә чаралар турында Карарга кул куйды, аңа ярашлы, 2017 елның 1 гыйнвареннан торак бина алуга яки 300 мең сум күләмендә ипотека (торак) кредиты (заем) буенча төп бурычның калган өлешен каплату өчен беренче бала туганда бер тапкыр бирелә торган социаль түләү билгеләнә.
Республикада социаль ярдәмнең федераль чараларына өстәмә итеп түбәндәгеләр түләнә: күп балалы гаиләләрнең аерым категорияләренә ай саен бирелә торган пособиеләр, балалары булган студент гаиләләренә, инвалид балаларга, бер үк вакытта ике һәм артык бала туган гаиләләргә пособиеләр.
Моннан тыш, тугыз һәм аннан артык балигъ булмаган бала тәрбияләнүче гаиләләргә 600 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм түләнә. Баланы уллыкка алган гражданнарга һәр уллыкка алган балага федераль ана капиталы күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие бирелә, ә инвалид баланы уллыкка алганда пособие күләме 100 мең сумга арта.
Читайте нас: