ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2018, 12:56

Аларга зур ышаныч белән

Укытучылар көнен билгеләделәр

Яңа буынга гасырларның тоташ кыйммәтле тупланмаларын тапшыручы кешеләрне хөрмәтләүче әһәмиятле бәйрәмнәрдән берсе – Укытучылар көнен җомга мәдәни ял үзәгендә билгеләделәр. Залда педагогик хезмәт ветераннары, стажлы укытучылар, шулай ук мәгариф өлкәсендә юлын башлап җибәргән яшь белгечләр җыелды.
Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Надежда Шәрәфисламова һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Эльмира Гыйльмуллина педагогларны һөнәри бәйрәм белән тәбрикләде. «Тормышта билгеле бер уңышларга ирешә алган һәркемнең боларның барысының чыганагы яхшы, эчкерсез, чын укытучыда икәнен аңлавына ышанам, – дип билгеләде Илшат Әгъзам улы котлау сүзендә. – Горурлык белән район педагогларының узган еллар йолаларына тугры калуын әйтә алам. Мәктәпләрдә зур интеллектуаль көч тупланган. Бездә үз эшенең осталары эшли, хөкүмәт бүләкләре, мактаулы исемнәр, төрле һөнәри конкурсларда җиңүче һәм лауреатлар күп. Мәктәпләрдә иҗади рух яшәде, яши һәм яшәячәк».
Педагогларның нәкъ шушы категориясенең ун вәкиле тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды – аларга югары бүләк (Мәгариф министрлыгының мактау грамотасы һәм БР Дәүләт җыелышы-Корылтайның рәхмәт хаты) тапшырылды. Тагын 18 укытучы – мәгариф идарәсенең мактау грамотасы, ә алтысы профсоюзның Башкортстан республика комитеты президиумының мактау грамотасына лаек булды. Педагогик хезмәт ветераннары һәм юбилярларга – үзгә рәхмәт сүзләре, ә яшь укытучыларга изге теләкләр яңгырады.
Рәхмәтле укучылар һәм тәрбияләнүчеләре – үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар – күтәренке кәеф, күңелгә ятышлы чалымнары белән
уртаклашты.
Читайте нас: