ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2018, 10:33

Күңел яктылыгы караңгылыкны таратыр

15 октябрь – Ак кул таягы көне

Кул таягының тротуарга бәрелү тавышына юнәлеш алып урам буенча атлаучы ике ирне яңавыллылар соңгы елларда еш күрә. Бу Владислав һәм Александр. Кул таягы ярдәмендә алар тирә-як киңлекне «ишетә», югары тоткарлыкларны тоя. Кул таягы – аларның күзе. Күрү сәләтен югалткач, бу ирләр үзләрендә яшәү һәм җәмгыятькә файдалы булуны дәвам итү өчен көч тапкан. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кеше статусы алар турында кебек түгел. Әйе, аларның күзе күрми, ләкин күңелләре, күрүче кешеләргә караганда, үткенрәк. Яктылык алар өчен сүнгән, ләкин йөрәкләре тирә-як дөнья матурлыгына омтыла. Күңел көчләре моңа каршы көрәшергә һәм башкалар өчен оптимизм чыганагы булырга ярдәм итә.
Владислав Глухов һәм Александр Вотяков уйлап та тормыйча безнең белән әңгәмәләшергә ризалашты. Алар йомшак кына һәм ихтирамлы сөйләшә. Планнары белән уртаклаша. Һәм йөзләреннән елмаю китми.
Владиславка 24 яшь. Яңавылда туып-үскән, 1 санлы мәктәпне тәмамлаган, арытаба Нефтекама шәһәренең машина төзү колледжына кергән, кызганычка каршы, биредә укып бетерергә өлгермәгән. Өйләнгән, хатыны Эльвина белән уллары Станиславны тәрбиялиләр. Дүрт ел элек күзе күрми башлаган.
– Балачактан спорт белән шөгыльләнергә хыялландым, – дип сөйли яшь кеше. – Ләкин көчәеп баручы кан тамырлары авыруы сәбәпле, табиблар миңа катгый рәвештә йөкләнешне тыйды. Авыру күзгә өзлегү бирде. Яшермим, тәүдә авыр булды. Югалып калдым. Александр шул кара упкыннан чыгарга ярдәм итте. Ул ярдәмләште, өйдән тартып чыгарды диярлек.
Егетне Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте дә яклаган. Аны сукырлар өчен юнәлеш алу һәм компьютер үзләштерү буенча укуга җибәрәләр. Аннан соң Владислав Яңавыл буенча инде тынычрак йөри башлый. «Тәүдә югалудан курыктым. Куркуны җиңәргә генә кирәк икән», – дип искә ала ул. Тиздән почтамтка эшкә кердем. Эш коралы – сөйләү синтезаторы белән компьютер – яшь кешегә аннан хезмәттәшләре белән бертигез кулланырга мөмкинлек бирә.
Александрга 36 яшь. Мәкерле шикәр диабеты күзенә өзлегү биргән. Владислав белән күршедә әнисе яши. Владның проблемаларын белеп һәм, күзнең күрү сәләтен югалту фаҗигасын шәхсән кичергән кеше буларак, Саша аңа ярдәм кулы суза. Тиздән алар дуслаша, «Дельта» спорт клубы, бассейнга бергә йөри.
Язмышка зарланмыйлар. Үзләрен кызганмыйлар, беркемне дә гаепләмиләр. Алай гына да түгел, Владиславның хыялы бар. Күбрәк максаты. Ул районда күз күрү сәләте буенча барлык инвалидларны берләштерергә, аларны активлаштырырга тели. «Өйдә дүрт стена арасында утырмасыннар, – дип аңлата ул. – Шулай ук шылтыратабыз, планнар турында сөйлибез. Күпләр битараф, аралашырга теләми. Аңлыйбыз, аларга авыр, шуңа күрә әлегә тимибез. Кайчан да булса көч табып, безнең сафны тулыландыруын көтәбез».
Бу көннәрдә Владислав район үзәк китапханәсе каршында «Өмет чаткысы» клубы өчен әлифбага заказ ясаган. Шул китап кайткач, клубның эшен активлаштырырга
планлаштыра.
Менә шундый рух көче аларда. Владислав һәм Александр тирә-юньдәгеләрдән кызгану эзләми. Алар безнең кебек тулы тормышта яши. Шуңа күрә, кадерле гәзит укучылар, аларны урамда күреп, юату сүзләре әйтмәгез. Үзегезгә тиңнәр кебек кабул итегез.
Читайте нас: