ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2018, 16:22

Ата-аналар хәл итә

Мәктәптә балалар туклануы үзгәрерме?

Агымдагы ел башында кайнар туклануны оештыру «Яңавыл балалар туклану комбинаты» ширкәтенә аутсорсингка бирелде. Ул мәлдән бик күп үтмәде, ләкин, ата-аналар сүзләре буенча, балалар кайнар аштан канәгать. Шул ук вакытта туклану бәясе чагыштырмача түбән калды. Аны элекке дәрәҗәдә саклап буламы? Һәм тигезләштерелгән туклану балаларга ни өчен шулкадәр мөһим? Түгәрәк өстәлдә шушы һәм башка сорауларга җавапларны «Яңавыл балалар туклану комбинаты» ширкәте директоры Данил Мөхәев, технолог Альбина Нурмөхәммәтова, мәгариф идарәсе башлыгы Эльвира Шәехова, юрисконсульт Гөлназ Әхкәмова, районның ата-аналар берләшмәсе вәкиле Гүзәл Раянова белән бергә эзләдек.
«ЯТ»: – Кадерле кунаклар, күптән түгел кайнар туклану сыйфаты уңаеннан ата-аналар һәм укучылар арасында сорашып-белешү үткәрдек. Дөресен әйткәндә, шулкадәр уңай бәяләмә алуны һич көтмәгән идек. Әлбәттә, кайбер сораулар да бар.
Д. Мөхәев: – Эшне яхшы башкарырга тырышабыз. Чөнки мәктәптә укучыларның рациональ туклануын оештыру аларның сәламәтлеген саклау һәм укыту нәтиҗәлелегенең мөһим факторларыннан берсе булып тора. Балалар тоташ көнен биредә үткәрә, һәм алар тигезләштерелгән туклану алырга тиеш. Менюны технологлар төзи, алар бала организмының тулы кыйммәтле үсешенә кирәкле аксым, май, углевод, витаминнарның яхшы нисбәтенә ирешә, ул «Роспотребнадзор» тарафыннан раслана һәм барлык белем бирү учреждениеләре өчен бердәм.
А. Нурмөхәммәтова: – Мәктәптә яхшы оештырылган туклану вакытында укучы ашханәдә кайнар аш ала – бу тәүлегенә уртача киңәш ителгән азык-төлек продуктлары җыелмасыннан 25%.
«ЯТ»: – Шундый сорау туа: белем бирү учреждениеләрендә балаларны тукландыру ничек оештырылырга тиеш? Ул кемнең бурычы?
Г. Әхкәмова: – «Русия Федерациясендә белем бирү турында» 273-ФЗ санлы ФЗның 37 мәддәсе 1 өлешенә ярашлы, белем бирү оешмаларына. Кайнар туклану хезмәтләрен оештырганда, белем бирү оешмасының сорауны хәл итүгә мәктәпнең үзидарә органнарын (укучылар советы, ата-аналар җәмәгатьчелеге) җәлеп итәргә хокукы бар, чөнки белем бирү оешмасы белән идарәнең дәүләт-иҗтимагый төс йөртә (Русия Федерациясендә белем бирү турында ФЗның 89 мәддәсе).
Моннан тыш, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы (213н санлы), РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының (11.03.2012 елдан 178 санлы) уртак боерыгы белән белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм тәрбияләнүчеләр туклануын оештыру буенча Методик киңәшләре федераль дәрәҗәдә расланды. Анда техник регламентлар, СанПиН һәм федераль законнар санап үтелгән, мәгариф учреждениеләренә аларны үтәргә кирәк. Югарыда аталган документта ата-аналар комитетлары, опекуннар советлары һәм башка җәмәгатьчелек оешмаларына белем бирү учреждениеләре хакимияте белән килештерү буенча балалар туклануын оештыруны контрольдә тотуда катнашу киңәш ителгән.
«ЯТ»: – Эльвира Финәрисовна, бүген укучыларны кайнар туклану белән колачлау ничек?
Эльвира Шәехова: – Агымдагы уку елының сентябрендә туклану белән уртача колачлау шәһәр буенча – 70, авылларда 80% тәшкил итте.
«ЯТ»: – Ашханәдә ашарга теләмәүче балалар һәрвакыт булды һәм бар. Ата-аналарга нәрсә эшләргә?
А. Нурмөхәммәтова: – Мәктәпкәчә яшьтә үк баланы тәмле генә түгел, ә файдалы ризык ашарга өйрәтергә кирәк.
«ЯТ»: – Гүзәл Мәүләвиевна, ата-аналар укучылар өчен иртәнге кайнар аш турында нәрсә уйлый?
Г. Раянова: – Үзем күп балалы ана: өлкәннәре мәктәпкә йөри, кече улым – балалар бакчасына. Шуңа күрә бу тема белән яхшы танышмын. Миңа, муниципаль район Советы депутаты буларак та, төрле сорау белән мөрәҗәгать итәләр, шул исәптән укучыларның туклануына кагылышлы, шикаятьләр дә булды. Советның социаль-гуманитар мәсьәләләр, хокук тәртибен саклау буенча даими комиссиясе туклану сыйфатын яхшырту максатында тикшерү башлап җибәрде. Майда рейд оештырдык, барлык шәһәр мәктәпләрендә булдык. Сүз уңае, учреждениеләргә кисәтүсез бардык. Комиссия әгъзалары белән мәктәп ашханәләрен тикшердек: меню белән таныштык, үлчәдек, ашамлыкларны тәмләп карадык һ.б.
«ЯТ»: – Рейд нәрсә күрсәтте?
Г. Раянова: – Меню бер үк булуга карамастан, һәркайда төрлечә әзерлиләр. Әйтик, 1 санлы һәм Р. Гәрәев исемендәге мәктәпләрдә ризык өйдәге кебек, бик тәмле иде. Ата-аналар мәктәптә балаларга салкын ризык ашатулары турында сөйләсә дә, туклану сыйфатыннан, тоташ алганда, канәгать калдык.
«ЯТ»: – Ә гәзит редакциясенә, тәнәфес кыска булу сәбәпле, балаларга бик кайнар ризык ашарга туры килү турында шылтырату булды.
Г. Әхкәмова: – Дәресләр расписаниесе укучыларның туклануы өчен җитәрлек дәвамлылыктагы тәнәфесне күзалларга тиеш. Кайнар аш укучыларга ким дигәндә 20 минут дәвам итүче озын тәнәфестә бирелергә тиеш.
А. Нурмөхәммәтова: – СанПиН 2.45.2409-08нең 14.1 пунктына ярашлы, белем бирү учреждениесе җитәкчесенең укучыларга кайнар туклану оештыру һәм җәлеп итү өчен җаваплы берәмлек булып торуын исегезгә төшерәсе килә. Ә ризык салкын һәм кайнар булырга тиеш түгел, якынча 65 градус.
Эльвира Шәехова: – Барлык мәктәпләрдә бракераж комиссияләре эшләвен билгеләргә кирәк. Алар әзер продукцияне илтеп бирү режимы үтәлеше һәм өстәл әзерләнне күзәтә, продукциягә бракераж үткәрә, тәүлек сынаулары вакытында алынуын күзәтә. Продукция сыйфатсыз китерелгән очракта акт яза һәм балалар туклану комбинатына җибәрә.
Г. Раянова: – Тагын шуны өстисе килә. Чынлап та, балаларның кайбере котлет ярата, кемдер балык ашамый һ.б. Менюны алдан күрү ата-аналарга уңайлы булыр иде. Әйе, аның белән, әлбәттә, сайтта танышырга мөмкин, ләкин аны барысы да көн карамый. Менюны социаль челтәрләр төркемендә күрү яхшырак.
А. Нурмөхәммәтова: – Бала көннең төп өлешен үткәргән мәктәптә туклану бик мөһим булып торуын тагын бер тапкыр ассызыклыйм. Мәктәптә иртәнге, төшке аш тулы кыйммәтле, тигезләштерелгән һәм файдалы, ул баланың дөрес тукланмавын берникадәр каплата. Мәктәптә дөрес туклану оештырылган, чөнки сәламәтлек өчен зыянлы ризык юк.
«ЯТ»: – Хөрмәтле кунаклар, туклану бәясе турында сөйләшергә вакыт җитте.
Д. Мөхәев: – Февральдә көненә бер балага 38 сумга чыктык. Бүген туклану бәясен арттыру кирәклеге турында аңлатырга туры килә. Белүегезчә, ул вакыттан хак берничә тапкыр артты. Мисалга, майда ягулык-майлау материалларының хакы 6 мәртәбә артты. Ә без бөтен продуктны автомашинада илтеп бирәбез. Тәэминатчылар шул арада товарга хакны акрынлап күтәрде.
Килеп туган хәлдә балаларны арытаба да югарыда әйтелгән акчага тукландыра алабыз, ләкин азык-төлек җыелмасы бик фәкыйрь булачак, туклану тигезләштерелгән булмаячак. Билгеле булуынча, БР Хөкүмәте карары һәм аның калькуляциясенә ярашлы, аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләрдән укучыларга баланың белем бирү учреждениесенә баруының бер көненә 45 сум исәбеннән түләүсез туклануга хокук бирелә. Ни өчен башка балалар азрак ашарга тиеш? Хак бөтен балалар өчен бердәм булса, бу тулысынча гадел булыр иде.
Ләкин балага көненә 45 сум туры килгәндә дә, менюны күпкә яхшырта алмаячакбыз, әмма позицияләрне бирмибез. Әйе, хак арту ата-ананың акча янчыгына, әлбәттә, «сугачак». 25 көнгә тапкырласаң, аена 1125 сум килеп чыга.
«ЯТ»: – Аңлавымча, бу сорауны ата-аналар хәл итә?
Д. Мөхәев: – Әлбәттә.
Г. Раянова: – Әгәр балага көненә илле сум акча бирсәк, ул сок һәм башка тәм-том сатып алырга мөмкин. Нәтиҗәдә бала тиешенчә туклана алмый, бу һичшиксез сәламәтлегендә чагылачак. Бөтен ата-ана өчен җавап бирмим. Үзем исә, балаларның ашханәдә туклануына нык торачакмын.
«ЯТ»: – Балаларның кайсы категорияләренә ташлама саклана?
Эльвира Шәехова: – Аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләрдән белем алучыларны социаль яклау максатында баланың белем бирү учреждениесенә бару көненә 45 сум исәбеннән 682 белем алучыга түләүсез туклануга хокук бирелә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 130 бала көненә 100 сум исәбеннән ике тапкыр түләүсез туклану белән тәэмин ителә.
«ЯТ»: – Бүгенге әңгәмәгә йомгак ясап, һәр урында сәламәт туклануны пропагандалау алып барырга кирәклеген билгелисе килә. Минем карашка, бу туклануга ата-ана акчасын җәлеп итү өчен генә мөһим түгел, кеше тарафыннан балачакта алынган туклану гадәтләре картлык көненә кадәр саклана. Ә бу гадәт гаилә һәм оештырылган балалар туклану системасында булдырыла.
Читайте нас: