ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2018, 10:26

Гәзит укучы шатлана...

Бәхет ачкычы – гаиләдә

Шушы көннәрдә безнең авыл китапханәсендә «Бәхет ачкычы – гаиләдә» әдәби-музыкаль кичәсе узды. Тормыш сукмагыннан 50 һәм артык ел бергә атлаучы биш гаилә чараның герое булды. Бу Бәдртдиновлар, Хафизовлар, Әхраровлар, Шәйхуллиннар һәм Нуровлар гаиләләре, алар Мәсәгут авыл биләмәсенең һәр торак пунктыннан вәкил.
Җылы сәламләү һәм котлау сүзләрен алар адресына авыл хакимияте башлыгы Илдар Әхраров җиткерде һәм гаиләләргә кыйммәтле бүләк тапшырды. Авылның үзешчән артистлары матур концерт белән чыгыш ясады. Бу кичне сәхнәдән күп ягымлы сүзләр яңгырады, гармун тавышы һәм җырлар агылды, төрле конкурслар оештырылды. Тантана хуҗалары үз чиратында гаилә бәхете серләре белән уртаклашты. Кешегә шатлык өчен күп кирәкме? Очрашу йөрәкләрдә күңелгә ятышлы тәэссоратлар калдырды, һәм без, өлкән буын, мондый чаралар ешрак үтсә, шат булыр идек. Шулай ук оештыручы һәм кичәне алып баручы, китапханәче Луиза Әхкәмовага зур рәхмәт белдерәбез.
Рәйлә Зиннәтова,
Мәсәгут авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе.
Читайте нас: