ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2018, 12:07

Принтер гына алып килгән...

Язмыш Идиятовларны берничә ел узганнан соң янә кавыштырган

Екатерина һәм Константин Идиятовлар гаиләсенең барлыкка килүенә бу көннәрдә сигез ел тулган. Әлбәттә, иртәрәк танышканнар, Шүдик авылыннан яшь егет Куеда бистәсеннән кәләшен Сигезенче март алдыннан алып кайткан. Уртак танышлары туенда танышканнар, анда Екатерина шаһит булган, ә Константин... нибары туйга әзерләнү өчен принтер алып кайткан. «Ул минеке булачак», – дигән уй үткән Костяның башыннан. Катяга егет шулай ук ошаган. Әмма яшьләрнең юлы аерылган: Константин Шүдиктә калган, Екатерина тәүдә үзләренә Иске Кыргыйга киткән, арытаба– Чайковскийга укырга. Ләкин яшьләр янә очраша һәм хәзер инде Катяның Ватанында.
– Язмышка ышанам, – ди Екатерина Дмитриевна, – бер-беребезне никах җепләре белән бәйләү күктә язылган, күрәсең.
Һәм Идиятовларның хәзер өч баласы – Сабрина, Павел һәм Татьяна үсеп килә. Әгәр кызлар әнисенең «ярдәмчесе» булса, Павел – әтисенеке. Хуҗалык буенча «булыша», биредә эш җитәрлек: алар«Италмас» микрорайонында яши, гыйнвар башында өй туе үткәргәннәр. Йорт ана капиталы акчасы һәм «Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» программасында катнашу ярдәмендә салганнар.
– Икебез төзедек, дип әйтергә мөмкин, – ди Константин Сәлим улы, – мин эшләрнең төп өлешен башкардым, Катя ярдәм итте.
– Ә мунчаны ул бөтенләй берүзе күтәрде, – ди күзендә мәхәббәт очкынын яшермичә Екатерина. – Ул минем хәстәрлекле, хуҗалыкчыл. Мал-туар әлегә юк, әмма Константинның әтисендә терлек асрыйлар, бакча карыйлар. Икесе дә «Чиброиё» урындагы вокаль-бию ансамблендә катнашучы, Катя кибеттә – сатучы, Константин – «Победа» ширкәтендә шофер. Ә гаилә бәхетенең сере нәрсәдә, дигән сорауга, акчада түгел, дип җаваплый алар.
– Акча кешене саран, кабахәт итә, – дип фикер йөртә алар. – Иң мөһиме – сәламәтлек, балалар чирләмәсен, ә калганы булыр.
Читайте нас: