ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2018, 12:14

Закон һәм хөкемгә хезмәт итеп

1 ноябрь – РФдә Суд приставлары көне

Русиянең дәүләт төзелешендә халыкка ышаныч, изгелек һәм гаделлек китерүче хезмәт һәрвакыт булды. Суд приставларының Федераль хезмәтенә агымдагы елда 153 ел тула. Һәм, билгеле булуынча, аларның хезмәтен физик планда да, әхлакый планда да гади дип булмый.
– Көндә катлаулы хәлләргә тарыйбыз, – дип сөйли бүлек башлыгы Алмаз Гыйлаҗев. – Безнең бүлектә 18 хезмәткәр гражданнарның хокук һәм законлы мәнфәгатьләре сагында, алар исәбендә биш суд пристав-башкаручысы, судлар эшчәнлегенең расланган тәртибен тәэмин итү буенча алты пристав һәм бер алдан сорау алучы. Суд карарларын башкару белән шөгыльләнүче үз эшенең һөнәрманнары һәркайда чыдамлылык һәм сабырлылык күрсәтергә тиеш.
Районның суд приставлары-башкаручылар тарафыннан эзләп алынган сумма миллионнар белән исәпләнә.
Ведомство хезмәткәрләренең нәтиҗәле эше ярдәмендә 9 айда бюджетка 16 миллион сумнан артык эзләп алынган. Моннан тыш, суд приставлары балигъ булмаган балалар файдасына 2409 мең сумнан артык алимент эзләп алырга ярдәм иткән.
Алимент буенча суд пристав-башкаручысы Йолдыз Исламова бу тема соңгы елларда аеруча көнүзәккә әверелде, дип сөйли. Аның тарафыннан көн саен акча түләнергә тиешлеләр дә, бурычлылар да кабул ителә, һәм башкарма производстволар ел дәвамында өч дистәгә җитә.
– Бурычлы кеше балигъ булмаган баласына түләмәгән максималь түләүнең бер миллион сумнан арткан очраклары була, – дип аңлата Йолдыз Вагыйзь кызы. – Явыз нияттән түләмәүчеләрне административ һәм җинаять җаваплылыгына җәлеп итәбез.
Бәйрәм алдыннан бүлек җитәкчелеге шулай ук суд приставлары хезмәте ветераннарын тәбрикли һәм аларга тормышта иминлек, уңышлар тели.
Читайте нас: