ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2018, 15:11

Техника белән мавыккан

«Агро М» авыл хуҗалыгы предприятиесенең бүгенге бәйрәмдә «Авыл хуҗалыгы производствосына яңа технологияләр керткән өчен» номинациясендә район хакимиятенең Мактау грамотасын алуы билгеле булды. Хуҗалыкның шундый бүләккә ирешүенә саллы өлеш керткән предприятиенең баш инженеры Илдус Талипов белән якыннан танышырга карар иттек.
– Илдус Илдарович, сезгә «тимер җене кагылган» диләр? Бу нәрсәдән башланды?
– Әтидән. Мин – дүрт бала арасында бердәнбер малай һәм, хәтерләвемчә, һәрвакыт аның янында булдым. Ул Мичурин исемендәге колхозда механизатор – комбайнчы, тракторчы булып эшләде. Капка алдында һәрчак техника иде. Инде биләүдән диярлек гайкалар сүттем, руль тирәсендә йөрдем. Миңа алты-җиде яшь булгандыр, әти экскаваторда өйгә кайтты. Әлбәттә, шундук кабинасына кереп «чумдым». Әти бер минутка гына йортка керде, ә техникасын сүндереп тормады. Ул юкта зур булмаган чокыр казырга өлгердем (елмая). 10-12 яшьтән йөк машинасы кузовына кара балчык һәм ком-таш төяүне миңа ышанып тапшыра башлады. Малай кешегә тагын нәрсә кирәк? Ул вакытта үземне мөһим кеше итеп тоя һәм бер башка үсә идем.
– Баш инженер заманча техниканы, шулай ук коллектив белән җитәкчелек итү алымын белергә тиеш. Кайда укыдыгыз һәм тәҗрибә тупладыгыз?
– Тәҗрибә турында сөйләргә әлегә иртәрәк, баш инженер вазыйфасында стаж зур түгел. Укуга килгәндә исә, Истәк мәктәбеннән соң 101 санлы һөнәри училищега «Автомашина ремонтлау һәм хезмәтләндерү буенча белгечлек»кә укырга кердем. Армия хезмәтеннән соң «Агро М» ширкәтенә тракторчы вазыйфасына урнаштым, шулай ук комбайнчы булып эшләдем. Техника һәм конструкторлаштыруга карата һәвәслегемне җитәкчелек күргән, мөгаен. Предприятие инженеры Валерий Галинур улы хаклы ялга киткәч, предприятие җитәкчесе Рудольф Шәрәфетдинов үземне яңа урында сынап карарга тәкъдим итте. Эш, әлбәттә, җиңелдән түгел, кайда барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмисең, ләкин хезмәттәшләр бөтен нәрсәдә яклый. «Агро М»ның техника паркы да районда иң яхшылардан берсе, горурланырга була.
– «Агро М»да техниканың механика төзелешенә яңалыклар ничек кертелә һәм сезнең идеяләр ничек тормышка ашырыла?
– Бу механизаторларның тоташ коллектив эше. Техник фикер йөртүче искиткеч эретеп-ябыштыручы-кыручы Виктор Миншәрәпов, МТМның зирәк мөдире Рәзим Яруллин һ.б. Идеяләрне техник журналлардан, интернеттан табабыз. Хәтта чит ил журналлары һәрвакыт кул астында. Директор Рудольф Рәфкать улы сәфәрдән беркайчан да буш кайтмый – эш барышын җиңеләйтү өчен кызыклы нәрсәләре һәрчак була. Бергәләп анализ ясыйбыз, җиренә җиткерәбез һәм эштә сынап карыйбыз. Мәктәптә физика, математика буенча алынган белемнең дә кирәге чыкты. Гомумән, бездә көчле команда. Болар шатлык, дәрт өсти. Үз машинамы да шәхсән үзем ремонтлыйм, автосервиска бирмим.
– «Эш остадан курка» гыйбарәсе белән килешәсезме?
– Әйе. Кем әйтмешли, күз курка – кул эшли. Өйрәнелмәгән нәрсәләр алдында беркайчан да куркып калмыйм. Эретеп-ябыштыру, электр, агач эшләре һәм техникага кагылган бөтен нәрсәгә кыю тотынырга тырышам. Күптән түгел кыручы эшен үзләштерә башладым.
– Ә гаилә?
– Тиздән никах. Сөйгән ярым Әлфия Сандугач авылыннан, биредә үк төпләнергә планлаштырабыз. Эш, киләчәк булганда, шәһәр кызыксындырмый.
Читайте нас: