Бу көнне һава торышы бик үк яхшы булмады, мәйданда да халык күп түгел иде. Авыл хуҗалыгы продукциясе белән шул ук машиналар, мисалга, үткән ярминкәгә караганда ике тапкыр диярлек кимрәк булды – 74кә каршы 40. Шәһәрлеләргә 1,750 тонна ит, 3,5 т ашлык, 200 кг бал, 1,6 тонна яшелчә тәкъдим ителде, шулай ук утын, черемә, салам һ.б. төялгән машиналар бар иде. Ничек кенә булмасын, бәйрәм уңды, үзешчән артистлар һәм төрле коллективлар күңел ачуда катнашучыларның кәефен күтәрә алды, тагын чара уңыш бәйрәме, фермер, бакчачыларның казанышлары күргәзмәсенә әверелде.