ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2018, 10:02

Кем күп укый, ул һич кенә дә ямансуламый

Җиде гаилә «Иң күп китап укучы» исеме өчен көрәште

Китапка сөю кайда туа дигән сорауга ел саен үткәрелә торган «Иң күп китап укучы гаилә» район конкурсы катнашучылары бер тавыштан: «Әлбәттә, гаиләдә», – дип җавап бирде. Үткән чәршәмбе сәнгать мәктәбендә тоташ районнан балаларында туганнан алып китапка сөю тәрбияләүче нәкъ иң актив китап укучы гаиләләр ярышты. Сәхнәдә ата-аналары белән бергә сабыйлар да, укучы балалар да чыгыш ясады. Катнашучы гаиләләр җиде иде: Барабановка китапханәсеннән Гадиятовлар, Юлдашевлар (Яңа Уртавыл), Әюповлар (Кисәккаен), Солтановлар (Карман), Тимеряевлар (Ижбулды) һәм Яңавылдан Янгировлар белән Әхмәтҗановлар. Аларның барысын да бер кызыклы мавыгу – китап уку берләштерде. Конкурс ике этаптан торды: беренчесендә «визит карточкасы»н күрсәттеләр, икенчесендә яраткан китапларына реклама ясадылар. Китап укырга яратучыларның китап уку белән генә чикләнмәвен, аларның биюче дә, җырчы һәм сценарийлар куючы да булуын исбатларга мөмкинлеге булды... Ә көндәлек тормышта алар гади бухгалтер һәм икътисадчы, эретеп-ябыштыручы, шофер, укытучы һәм хуҗабикә. Китапханәчеләрнең конкурсантлар белән нинди зур әзерлек эше үткәрүе күренә иде, алар катнашучыларга чыгыш вакытында да ярдәм итте. Тамашачы һәм көярманнар да көчле алкышлары белән командаларга «көч бирде». Конкурс барышында гаиләләрнең барысы диярлек максатка тигез барды, ягъни җиңүгә омтылыш көчле иде, әмма кемдер – аристлылыкта, кемдер барлык гаилә әгъзаларын эшкә җәлеп итүдә аерылып торды, кемдер мәсьәләләрнең көтелмәгән иҗади чишү юлын тапты, кемдер яраткан әсәр эчтәлеген тулысынча ачты. Алар инде төрле планлы булды: С. Аксаковның «Аленький цветочек», Л. Толстой повестьләре, Антуан де Сент-Экзепюриның «Маленький принц», «Три поросенка», «Гуси-лебеди» халык әкиятләре, Г. Яхинаның «Зулейха открывает глаза»
романы...
Нәтиҗәдә Ижбулдыдан Тимеряевлар гаиләсе – «Бердәмлек һәм үзара ярдәм» номинациясендә җиңүче булды, Юлдашевларны «Гаилә йолаларын саклау өчен» билгеләделәр, Әхмәтҗановлар «Җиңүгә ихтыяр көче өчен» номинациясендә җиңү яулады. Гадиятовлар, Янгировлар һәм Әюповлар гаиләләре тиңдәшлечә беренче, икенче һәм өченче урынны үзара бүлеште. Ә Карман авылыннан актив, спорт яратучы, артистларча оста Солтановларның укытучы гаиләсе район конкурсында гран-при иясе булды.
Читайте нас: