Бөтендөнья сыйфат көне – дөньяның күп илләрендә ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә үткәрелә торган чара. «Роспотребнадзор» тарафыннан сыйфат айлыгын үткәрү кысаларында әйбер, эш, хезмәтләр, кулланучылар хокуклары һәм аларны тормышка ашыру механизмы сыйфаты турында халыкка җиткерүгә, халыкның кулланучы белемен арттыруга юнәлтелгән кайбер чаралар үткәрелә.
Без, үз чиратыбызда, яңавыллыларның кайсы җитештерүчегә – Ватан яки чит илнекенә күбрәк ышануын ачыкларга карар иттек. Сорашып-белешүдә 68 кеше – шәһәр халкы да, авыллылар да катнашты.
Респондентларның күбесе Ватан азык-төлегенә өстенлек бирә. Кайбер җавапларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез:
«Әлбәттә, Ватан ризыгы чит илнекенә караганда файдалырак. Азык-төлек чит илдән безгә килеп җиткәнче, файдалы сыйфатларының яртысын югалта!».
«Ватанныкы табигый һәм файдалырак, аеруча ГОСТка ярашлы җитештерелсә».
«Без Ватан яки чит илнеке булуга карамастан, сыйфатлы азыкка өстенлек бирәбез. Ләкин өстенлек барыбер урындагы ризыкта. Һәрвакыт составын карыйбыз, консервантсыз, буяусыз һәм тиңдәшле өстәмәсез табигый компонентлар булса яхшы. «Хак-сыйфат» критерие да әһәмияткә ия. Хакы буенча чыннан да лаеклы шундый ук сыйфатлы азык булганда, нигә бренд өчен артыгын түләргә?».
«Ватан ризыгы гына. Алар табигый һәм сәламәтлек өчен хәвефсез дип уйлыйм».
«Соңгы вакытта кош итен авылдан бер танышымнан гына сатып алам. Кибеткә караганда кыйммәтрәк килеп чыга һәм иң мөһиме – бернинди химия, антибиотиксыз».
«Мине экзотик көньяк җимеш һәм яшелчәләр кызыктырмый, үзебезнең карлыган, алма, бәрәңге һәм кәбестә күпкә яхшырак. Туклану нигезе гомумән үзебезнең җирдән булырга тиеш».
Урта яшьтәге ир-егет, ике бала әтисе хатынының кайвакыт төргәктәге токмач яки бәрәңге измәсе белән ашатуына зарлана. Хатыны чит ил ризыгы уңайлы төрелгән, дип исәпли, ә бу вакытны янга калдыра (берсе дә шикләнми!). Ир кеше, мондый ашның зарарлы булуы – һичшиксез гаилә әгъзалары сәламәтлегендә чагылырга мөмкинлеге турында кабатларга ялыктым, дип таныды. Ләкин хатыны әлегә нык тора.
Нәкъ Ватан җитеш - терүчеләренең нинди ризыклары безнең кибетләрдә җитәрлек булмавы турында сорау респондентларны берникадәр гаҗәпләндерде. Күпләр «кибеттә бөтен нәрсәне сатып алырга була», «һәрвакыт җитәрлек, һәр зәвыкка һәм кесәгә», «эш өстенлек һәм мөмкинлекләрдә», «барысы да җитә, сорау бәядә һәм сыйфатта, дөресрәге берсе икенчесенә туры килүендә» һ.б. дип исәпли.
Ләкин барысы да мондый фикер белән килешми. Нинди ризыклар җитми? «Маргарин кушылмаган табигый май, сыйфатлы «тушенка», көч җитәрлек хакта консервалар», «яңа гына өзелгән яшелчә-җимеш», «кайбер супермаркетларда үзебезнең сөт заводы ризыклары юк, ә башка җитештерүчеләрнеке күпләп китерелә», «диңгез ризыклары», «кибетләрдә Яңавыл колбасасы күренми, нәкъ урындагы җитештерүчеләрнең ит ярым фабрикатлары җитәрлек түгел».