ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2018, 17:46

Тәүлек әйләнәсенә постта

Әсхәт Батыршин дүрт дистә ел сәламәтлек сагында

Яңа Уртавыл авыл табиблык амбулаториясе тарихы 1955 елдан башлана, дөрес, беренче биш елда ул табиблык участогы дип исәпләнгән, ә 1999 елда 25 койкалык стационар барлыкка килгән. Бүген аның хезмәтләндерү зонасында егерме авыл (Бүә аръягыннан тыш, Истәк, Бәнибаш һәм Шмельковка авыллары) һәм 2749 кеше. Табиблык участогында дүрт фельдшер-акушерлык пункты, тиздән Удмурт Ушьясы авылында яңа модельле ачылачак. Коллективта шоферлар белән 17 хезмәткәр эшли.
2014 елда табиблык амбулаториясен яңартып төзегәннән соң монда күп нәрсә үзгәргән. Хәзер ул СанПиНның барлык таләпләренә туры килә. Монда амбулатор һәм йортта кабул итү үткәрелә (чакыру буенча), дүрт койкалык көндезге стационар, ашыгыч ярдәм бүлеге филиалы, аптека пункты, смотровой, физиотерапевтик бүлмәләр бар, анализга кан алалар. Белгечләр белән табиблык амбулаториясе тулысынча диярлек тупланган. Туртыйк авылында гына фельдшер юк. Терапевттан тыш, атна саен педиатр кабул итә, участок һәм патронаж шәфкать туташлары бар. Бер сүз белән әйткәндә, бу зонада яшәүчеләр район үзәк дәваханәсенә тар белгечләргә генә килә.
Авыл табиблык амбулаториясен аның алыштыргысыз мөдире, табиб-терапевт Әсхәт Батыршиннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Яңа Уртавылга ул нәкъ кырык ел элек медицина институтын тәмамлагач килгән һәм моннан беркаяда китмәгән. Кайчандыр туган ягы Кырмыскалы районына кайтырга, башкаладан ерак түгел генә эшләргә мөмкинлеге булган, ләкин ул бу җирне, яңа якташларын яраткан һәм аларга хыянәт итәргә базнат итмәгән. Пациентларын гына күреп белми, ә аларның авыру тарихын да белә. Тәүлек әйләнәсенә постта.
Авыл амбулаториясенең төрле вакытлары булган: кайчандыр ул шактый җитди участок дәваханәсе булган, авыр ике меңенче елларда авария хәлендәге бинада урнашкан, һәм ябылу куркынычы астында торган. Табиблык бурычын үтәүдән тукталмыйча, барлык шушы хәстәрлекне үз йөрәге аша үткәргән. Хәзер инде Әсхәт Хәмәткәрам улы зур булмаган, ләкин һөнәри коллективы яхшы шартларда эшләвенә шатланып туя алмый, пациентлар якты, иркен бинада кабул ителә.
Альбина Вәлиева
Читайте нас: