ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2018, 18:25

«Барысы да закон буенча булуын яратам»

12 ноябрь – БРда Профсоюз хезмәткәрләре көне

Кичә профсоюз хезмәткәрләре бәйрәмен билгеләде. Ягъни, һөнәри эшчәнлектән тыш, алар эш урынында консультант ролен дә башкара, кайчакта юатучы да, энтузиаст һәм активист та була.
Флорида Нургалиева Яңавыл төзәтү интернат-мәктәбендә шундыйлардан. Инде алты ел тәрбияче эшеннән тыш профсоюз алдынгысы функциясен башкара, ә бу инде кәгазь эше, өстәмә отчет, чаралар оештыру һ.б., гомумән, коры энтузиазм белән генә һәркем башкара алмый торган эш.
– ... Анысы бер хәл, – ди Флорида Рафаил кызы. – Минем өчен башкасы мөһим: шундый җаваплы эш йөкләтелгәч, ышаналар дигән сүз.
Тәүдә 90 әгъза исәпләнүче профсоюз оешмасы рәисе вазыйфасында буларак, ул югалып калу һәм хәтта курку тойган, әмма хәзер инде хезмәшттәшләрен аңларга, аларның проблемасын тоярга, авыр хәлдән чыгу юлын табарга өйрәнгән.
– Хокук мәсьәләләрен хәл итүдә, хезмәт хакын түләүдә ярдәм... Бу медальнең бер ягы гына. Икенчесе күпкә катлаулырак, – ди Флорида Рафаил кызы. – Көндәлек мәшәкатьләргә чумып, ыгы-зыгыда кешеләр еш кына иң мөһимен – янәшәдәге кешене күрми. Ничек яшәвен, аның шатлык-борчуларының нәрсәдән торуын. Кешегә авыр минутта ярдәм итү – бу вазыйфада иң мөһиме, дип исәплим.
Коллектив безнең геройга, һичшиксез, шундый ук мөнәсәбәттә. Ә моннан тыш, үзе тануынча, аның «искиткеч ире Марат» һәм ике кызы бар. Диана Ижевск шәһәрендә бетон заводында инженер-технолог булып эшли, ә Динара әлегә укый, «Хокук һәм суд идарәсе» белгечлеге буенча белем ала.
– Минем кебек үк, барысы да закон буенча булуын ярата, – ди Флорида Нургалиева.
Читайте нас: