ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2018, 18:36

«Кама буе асылташлары» моңнары

Үзенчәлекле, чагу һәм онытылмаслык фестиваль катнашучылар күңеленә хуш килде

«Кама буе асылташлары» фин-угыр халыкларының милли мәдәниятләре фестиваленең дүрт көнлек фестивале йомгак ясады – 10 ноябрьдә Югары Тәтешле авылында республиканың төньяк-көнбатыш район һәм шәһәрләреннән милли иҗади коллективларының гала-концерты үтте. Чара Башкортстан Республикасында Бөтендөнья «Фольклориада-2020»не үткәрүгә әзерлек кысаларында узды.
Фестиваль 7 ноябрьдә Яңавыл районында башланды. Икенче көнне бу бәйрәмдә катнашучыларны инде Краснокама районы каршылады – биредә «Мари гүзәле» матурлык конкурсы үтте. Ә 9 ноябрьдә фестиваль Мишкәдә дәвам итте, анда алты район һәм шәһәрдән үзешчән артистлар «Ший мундыра» фольклор коллективлары конкурсына җыелды.
Шулай итеп, бөтен нәрсә хакында тәртип буенча.
Беренче көн.
Фестивальне ачу
Озак көтелгән бәйрәмне ачуга Яңавылга килгән коллективларның мари, удмурт биюләре чаялыгы һәм җитезлеге, фин-угыр халыкларының йола һәм фольклор җырлары, милли костюмнарның чагу төсләре – милли мәдәниятләр фестиваленең беренче көне менә нәрсәсе белән истә калды. Безнең районның барлык удмурт һәм мари үзешчән коллективларының чыгышларына Краснокама районыннан «Яндар памаш» үрнәкле хореография ансамбле, Тәтешледән «Марзан» удмурт халык фольклор ансамбле, Борайдан «Дуслык» халык бию ансамбле, Мишкәдән «Юго» халык бию ансамбле һәм аерым башкаручылар кушылды. Безнең «Ялкын» халык бию ансамбленең чыгышлары иң камил башкару осталыгына тулы булды. «Карусель» балалар бию ансамбле шулай ук чараның бизәгенә әверелде.
Икенче көн. Мари гүзәле-2008 кайда яши?
Николо-Березовкада тугыз дәгъва итүче арасында мари гүзәлен сайладылар – биредә матурлык конкурсы үтте. Көннең беренче яртысында фестиваль кысаларында «Республиканың фин-угыр халыкларының үзенчәлекле йола мәдәниятен үстерү һәм саклау» теоретик семинар-практикум оештырылды. Чыгыш ясаучылар арасында Байгуҗа авылы мәктәбе укытучысы Джанна Әндәрҗанова бар иде – ул күп санлы аудитория каршында мари милли костюмын тәкъбирләде. Әтлегәч авылыннан Олена Иптаева борынгы күлмәк киеп күрсәтте. Ә Мәдәният йорты фойесында этномәйданчыклар эше җәелдереп җибәрелде, биредә декоратив-кулланма иҗат осталары гармун ремонтлау, юкә кайрысыннан чабата үрү, хатын-кызлар өчен билбау һәм алъяпкыч тегү, халык кәсепләре исәбеннән башка күп нәрсәләр буенча мастер-класс күрсәтте. Николо-Березовка авылыннан борынгы станокта бизәкле палас тукуны күрсәтүче катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Көннең икенче яртысында мари кызлары арасында гүзәллек конкурсы башланды. Сусады-Ябалак авылы мәктәбеннән Алена Петрова Яңавылдан вәкил булып барган иде. Конкурсантлар «визит карточкасын» тәкъдим итте, иҗади биремнәр башкарды. Комиссия кызларның гүзәллеге һәм аш-суга осталыгын гына түгел, ә мари халкының тарих , мәдәниятен белүен дә бәяләде. Краснокама районыннан Анастасия Тимершина конкурста җиңүче дип танылды.
Өченче көн. «Ший мундыра» – «Көмеш йомгак»
Катнашучылар, арырга уйлап та карамыйча, мишкә җирендә «Ший мундыра» – «Көмеш йомгак» фольклор коллективларның иҗади ярышына җыелды. Балтач, Бөре, Илеш, Калтасы, Краснокама, Мишкә, Тәтешле районнары һәм Благовещенск шәһәреннән үзешчән артистлар бирегә килде. Коллективларның һәрберсе җыр-бию һәм халык уеннары белән үрелеп барган борынгы гореф-гадәттән өзек тәкъдим итте. Узган көннәрдәге кебек үк, конкурсантларны республиканың Мәдәният министрлыгы һәм Республика халык иҗаты үзәге хезмәткәрләре составындагы вәкаләтле жюри хөкем итте. Тәтешле районыннан «Учы ныл» удмурт фольклор ансамбле җиңүче дип танылды. Фестивальнең өченче көне катнашучылар өчен яңа чагу тәэссоратлар белән хәтердә калды, ә иң мөһиме – ул аралашу даирәсен киңәйтте, коллективларны туплады һәм алар арасында дуслык җепләрен ныгытты.
Дүртенче көн.
Гала-концерт
Фестиваль нәкъ көннең яртысында Тәтешле районының МКДЦ сәхнәсендә башланды. Фин-угыр халыклары милли мәдәниятләре фестивален тантаналы ябуга үткән көннәр конкурсантлары исәбеннән иң яхшы коллективлар чакырылган иде. Алга китеп, Шүдик авыл мәдәният йортының «Чиборие» удмурт фольклор ансамбленең Яңавыл районыннан вәкил булуын билгелик, шушы коллектив белән Л. Дәүләтшина җитәкчелек итә.
Бу көнне тамашачылар ике дистәдән артык иҗади коллектив һәм аерым башкаручыларның чыгышына алкышлады. Мари һәм удмурт халыкының чагу, буяулар төрлелеге белән күзгә ташланып торган милли костюмнары янә ямь өстәде, сәхнәдән барабан аккорды, гөслә һәм курай моңы яң-гырады, ә биючеләр милли көйләргә
тыпырдады.
Фестиваль республиканың төньяк-көнбатыш районнары буенча атлаган дүрт көн эчендә коллективларга бергә җыелу гына түгел, үзе турында белдерү, осталыгын күрсәтү мөмкинлеге дә бүләк итте. Тәтешле сәхнәсендә чыгыш ясаганнарның барысы да диплом һәм истәлекле приз белән билгеләнде. Шулай итеп, чагу, үзенчәлекле фестиваль тәмамланды.
Төрле милләт халкының берләшү үрнәген күрсәтеп, ул барысының да күңеленә хуш килде.
Сүз – катнашучыларга
Азамат Галимов, БР Республика халык иҗаты үзәгенең төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәүче методисты:
– Милли мәдәният һәм туган телләр, өлкән буын йолалары һәм гореф-гадәтләрен саклау – эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты һәм Республика халык иҗаты үзәгенең уртак эше шуңа юнәлтелгән. Фестиваль быел унберенче тапкыр үтә һәм, барысына да халык иҗатының кабатланмас хисләрен бүләк итеп, республиканың мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйгага әверелә алды. Коллективлар республика гына түгел, аның чикләреннән ерактагы тамашачыларның сөюен дә күптән яулаган. Катнашучы һәм конкурсантларны үзендә кабул иткән районнарның хакимият башлыклары һәм идарә хезмәткәрләре кунакчыллык, «Кама буе асылташлары» фестивален югары дәрәҗәдә оештыру, әзерләү һәм үткәрү өчен рәхмәткә лаек. Бүген республикада 2020 елга планлаштырылган Бөтендөнья Фольклориадасына актив әзерлек бара. Узган фестиваль безнең төбәкнең аны үткәрү урыны итеп юкка сайланмавын раслады.
Сәлимҗан Гарифуллин, Башкортстан удмуртларының Милли-мәдәни үзәге рәисе һәм фин-угыр халыклары ассоциациясе рәистәше:
– Катнашучылар арасында өлкәннәр генә түгел, яшь конкурсантларны да күрү күңелгә ятышлы. «Кама буе асылташлары» – республиканың тоташ территориясендә фин-угыр дөньясының бердәнбер бәйрәме. Ул шулкадәр матур, ел саен аңа сокланып туя алмыйсың. Шундый чаралар катнашучылар өчен дә, кунаклар, тамашачылар өчен дә мөһим әһәмияткә ия. Нефтекамадан талантлы режиссер Владимир Юрьин фин-угыр халыклары фестивален башлап җибәрүче, илһам бирүче булды. Безнең ассоциациядән фестивальнең исемендә аның исемен мәңгеләштерү теләге бар. Башкортстан һәрвакыт халыклар дуслыгы белән көчле булды, һәм быелгы чара әйтелгәннәргә тагын бер дәлил.
Илшат Вәзигатов, Яңавыл районы хакимияте башлыгы:
– Безнең районда халыкның гомум санының 20%тан артыгы фин-угырларга керә. Милли-мәдәни үзәкләр уңышлы эшләп килә, гореф-гадәт бәйрәмнәре һәм милләтләрне берләштерүче конкурслар уңышлы эшли, укыту туган телдә алып барыла.
Дәүләт сәясәте ярдәмендә барлык милләтләр яхшы яши, дип уйлыйм: һәр халык, хәтта һәр кечкенә этник төркем Русиядә үзен уңайлы хис итәргә һәм ул аларның туган йорты, үзләренең хуҗа икәнен аңларга тиеш.
Читайте нас: