ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 ноябрь 2018, 16:42

Еллар шаукымына бирешмичә

Җиңеп чыга алмаслык каршылык буларак яшь белән килешкәч, хатын-кыз хатын-кыз булудан туктала, тән һәм кыяфәтенә игътибар итми башлый, гардеробын яңартырга теләми, тирә-яктагыларның игътибарын тоймый диләр. Күпләр белән мондый хәл 50 яшьләрдә була, кайчакта иртәрәк тә, башкалар сөйкемлелек чәчеп тора һәм ир-егетләрне соңгы көннәренә кадәр битараф калдырмый.
Минем геройга 81 яшь һәм ул моны яшерми, чөнки үзеннән һәм тормыштан канәгать. Лилия Нур кызы Булатская. Яңгырыймы? Ничек кенә! Аның ата-бабалары ике йөз ел элек Булат-Елга авылына нигез салган. Шуннан, күрәсең, истә калучы фамилия дә. Ул бу авылның беренче укытучысы Мулланур Фәрхетдин улы Булатскийның кызы, шулай ук педагог һөнәрен сайлаган һәм Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң аңа 36 ел гомерен багышлаган. Балаларны әдәбиятка, рус, татар, башкорт телләренә өйрәткән. Бүген Яңа Уртавыл авылы мәктәбендә укытучы династиясен кызы Алсу Зияфәт кызы дәвам итә, ул шулай ук тел белгече.
Нинди укытучы булган Лилия Нур кызы? Бер сүз белән әйткәндә «катгыйгадел». Балаларның көндәлегендә билгеләренә һәм тәртибенә карамастан, барысын да яраткан. Алар аңа шулай ук җавап биргән. Бүген укучылары тануынча, Лилия Нур кызы лаеклы ялга җыенгач, аның тугызынчы сыйныф укучылары ата-аналары белән бергә җыелып, укытучыдан аларның чыгарылышына кадәр укытуын үтенгән. Аларга баш тарта алмаган. Чыгарылыш укучыларын сигезенче сыйныфтан соң кабул иткән 1 санлы мәктәптә һәрвакыт: «Рус теле буенча иң көчле укучылар безгә Яңа Уртавылдан килә», – ди иделәр.
Әгәр дә ул барлык укучылар өчен яхшы предмет белгече һәм искиткеч педагог булса, кызлар өчен ул нәфислелек һәм матурлык эталоны булган. Озын буйлы, зифа, һәрвакыт матур прическалы, матур һәм зәвыклы киемдә, үкчәле туфлидә... Аңа сокланып караганнар һәм таң калып озатканнар. Бәлки бу аның байтак укучыларының укытучы һөнәрен сайлавына китергәндер. Исәпләп карарга тырыштык, кул һәм аяк бармаклары җитмәде. Гөлсинә Әминева, үзе педагогик хезмәт ветераны, остазы хакында: «Лилия Нур кызын укытучыларның да укытучысы, ә кайчакта «әниебез» дип йөртҫбез,– ди. Нәрсә булса да, аңа киңәшкә йөгерәбез,
ярдәм эзлибез».
Лилия Нур кызының зур йорты Яңа Уртавылның иң гүзәл почмагында урнашкан. Сокландыргыч урман һәм чишмә аның йортына барып тоташа. Җәй көне иртә таңнан кичкә кадәр «кошлар ансамбле» уйный. Каршыда гына кызы һәм киявенең йорты, икенче якта – улы һәм килене яши – ана өчен ике канат кебек. Өйдәге халәт турында үзгә әйтәсе килә: һәр әйбергә иҗади караш тоела. Һәркайда хуҗабикәнең чагу, төрле төстәге кул эшләре: палас, япмалар. Ә тагын аны урындагы модельер дип йөртәләр: шундый матур костюм, блузка, кофта, свитерлар бәйли, аларны фабриканыкыннан һич аерып булмый, ә модельләре хәтта кызыклырак та. Үзе бәйләгән шәлдә йөри. Бер сүз белән әйткәндә, урамнан тугыз дистәсен ваклаган ханым затлы киемдә матур атлап узганда, күпләр көнләшеп карап кала. Ә үзе Лилия Нур кызы көнләшүчеләрдән түгел, һәр кешегә ярдәм кулын сузар, сәламәтлеге, хәле турында кызыксыныр.
Читайте нас: