ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 ноябрь 2018, 10:42

Мәчеттә салаватлар яңгырады...

Ямады авылында икеләтә бәйрәм узды

Ноябрь көннәрендә тоташ дөнья мөселманнары Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне – Мәүлид бәйрәмен билгели. Мәҗлес Ямады авылында да үтте. Мәүлиднең урындагы «Ихлас» (ул нәкъ шулай атала) мәчетенең кечкенә юбилее – ун ел тулуы белән туры килүе игътибарга лаек.
Бу уңайдан Ямады авыл биләмәсенең үзәк усадьбасына имам-мөхтәсиб Фәһим Вәлиев җитәкчелегендә район мәчетләренең имам-хатиблары, шулай ук күршеләр – Тәтешле районыннан дин эшлеклеләре килде, әйткәндәй, алар исәбендә шагыйрь һәм драматург Әнгам Атнабаевның туганы Мәгъдән Атнабаев та.
Мәҗлескә җыелучылар, ә алар арасында диндар гына түгел, ә гади авыл халкы, биредә туып-үскәннәр дә, шулай ук авыл биләмәсе башлыгы Гүзәлия Талипова йөзендә власть вәкилләре мәчет төзелеше чыганакларында торган, инфраструктурасын үстерү белән ярдәм иткәннәрне һ.б. искә алды. Кызганычка каршы, төзелешне башлап җибәрүче һәм катнашучылар барысы да исән түгел инде.
Мөселманнар бәйрәме өчен гадәти мөнәҗәтләр, салаватлар әйтелде. Тәтешле районыннан кунаклар үз ягыннан XIX гасырның мәгърифәтчесе Гали Чокрый истәлегенә багышланган бәйрәмгә яңавыллыларны чакырды.
Чара чәй мәҗлесе белән тәмамланды.
Читайте нас: