Үзенә «әни» дип дәшүләре турында ничек озак хыяллануын Рәмзия үзе генә белә һәм, әлбәттә, ире Санир. Алар ерак 1999 елда өйләнешеп гаилә кора һәм Салих авылында нигезләнә. Тик менә «ләкләк» ни өчендер алар янына ашыкмый. Берничә елдан, бала тууга инде бернинди өметләре калмагач, алар, сарыф ителмәгән сөю һәм назны язмыш ихтыяры буенча ата-анасыз торып калган балаларга бүләк итәргә мөмкин, дип уйлый.
Карар ителде – эшләнде: Шакировлар ярдәм сорап опека һәм попечительлек бүлегенә мөрәҗәгать итә. 2007 елда белгечләрдән озак көтелгән шылтырату яңгырый: «Сезнең балагыз булачак...». Рәмзия һәм Санир бәхетнең җиденче күгендә «йөзә». Шулай гаиләдә нибары 1,3 яшьлек кечкенә Руслана барлыкка килә. Бәхетле мизгелләр генә түгел, ә хәстәрлек, дулкынлану һәм төнлә йокысыз яңа тормыш башлана. Ләкин Шакировларны авырлыклар куркытмый, иң мөһиме – аларның кызлары туа. Руслана акрынлап үсә һәм биш яшендә әти-әнисенә сорау бирә: «Ни өчен бөтен дусларымның эне-сеңелләре бар, ә минеке – юк?». Санир һәм Рәмзия янә опека бүлеге белгечләренә килә.
– Аларсыз нәрсә эшләр идек – хәтта күз алдына да китермим. Биредә авыр язмышлы һәр баланың кичерешен йөрәге аша үткәрүче бик сизгер кешеләр эшли, – ди Рәмзия Сирен кызы. – Гаилә һәм опекуннарны беркайчан да игътибар һәм ярдәмсез калдырмыйлар. Аларга барысы өчен дә бик рәхмәтлебез.
...Тыныч, зирәк Динис 2012 елда тулы гаиләдә яшәү бәхетен таба. «Безгә мәгънәле, нурлы күзләре белән карап торучы 5 яшьлек малайны күргәч, йөрәк жу итеп китте: туган җан, – дип искә ала Рәмзия. – Кызыбыз белән улыбыз беренче танышу көненнән бик дуслашты, бер-берсен һәрвакыт яклыйлар. Руслана биергә оста, Динис хайваннар ярата, ә тагын ул китап укырга ярата, тигез дәрәҗәдә табигать, техника, планета һәм йолдызлар турында кызыксына...».
2017 елның язында опека һәм попечительлек бүлегенә килүенең берсендә Шакировларга очраклы гына: «Кабул итеп алган балаларыгыз белән тату яшисез, бәлки, тагын ике баланы үз канатыгыз астына алырсыз?» – диләр.
– Сүз сабыйлар турында барганда, баш тарта белмим. Ирем дә хәстәрлекле, ягымлы, балалар ярата, – ди Рәмзия Сирен кызы. – Киңәшләштек һәм ирем белән Тәтешле районының Шулган авылында урнашкан приютка балалар белән танышырга киттек. Виктория һәм Родион – бертуганнар. Аларны кунакка алып кайттык та, Санир әйтә: «Кирегә илтмибез, аларны Руслана белән дә, Динис белән дә, үзебез белән дә аера алмыйм. Алар бөтенесе безнең бала». Шулай күп балалы гаиләгә әверелдек...
Әңгәмәне бүлеп, өйгә бер-бер артлы балалар йөгереп керә һәм йорт күңелле ыгы-зыгы белән тула. Ямадыга мәктәпкә аларны автобус йөртә, шуңа күрә алар бергә кайта. Руслана һәм Виктория – бер үк яшьтә, җиденче сыйныфта укыйлар. «Көндез дә, төнлә дә аерылып тормыйбыз, хәтта мәктәптә бер парта артында утырабыз», – дип елмая кызлар. Динис – алтынчы сыйныф укучысы, ә кечкенә Родион быел икенче сыйныфка барган. Кухняда чәй табыны артында балалар көненә ничә «бишле» алулары, буш вакытларын ничек мавыктыргыч үткәрүе, җәен тоташ гаилә белән бакчада ничек эшләүләре, терлекләр каравы, гаилә бәйрәмнәрен ничек оештырулары турында сөйләде.
Һәм биредә балаларның үз бәхетен табуы, күңел яралары төзәлүе, яңа әти-әнисе белән бердәм гаиләгә әверелүе, аларның сөюе, хәстәрлеге, ярдәмен тоюы һәм үзләренең дә шул ук хисләр кичерүе артык сүзсез аңлашылды.