ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь 2018, 09:59

Бердәм, тату, тырыш булганда, эш көйле бара

21 ноябрь – Русиядә бухгалтерлар көне

ЦКОМУ» (муниципаль учреждениеләрне комплекслы хезмәтләндерү үзәге) район учреждениеләре исемлегендә өч ел элек барлыкка килде. Әле бөтенләй яшь учреждениенең эше тоташ район учреждениеләрендә бухгалтерлык исәбен нәтиҗәле оештыру һәм аларны хезмәтләндерүче персонал белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Ике дистә кешедән торган зур бухгалтерлык коллективы белән тәҗрибәле һәм квалификацияле белгеч Рушания Миңнеәхмәтова җитәкчелек итә, аның 35 ел эш стажы бар, өстәвенә, гасырның чирек өлешен баш бухгалтер вазыйфасына багышлаган.
– 11 учреждениене хезмәтләндерәбез, – дип сөйли Рушания Рамазан кызы. – Биналарны сыйфатлы карау, агымдагы һәм капиталь ремонт буенча башкарылган эш күләмен тикшерү, муниципаль учреждениеләрне җыештыруны оештыру – бу безнең алда торган бурычларның тулы булмаган исемлеге.
Аның фикеренчә, бухгалтерлык исәбенең катлаулы фәненә төшенеп кенә чын бухгалтер булырга мөмкин. «Барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга, осталыкны даими камилләштерергә кирәк, – ди ул һәм болай дип өстәп куя, – бухгалтер намусы чиста булырга тиеш, чөнки гадел башкарылган эш – ул күңел тынычлыгы нигезе».
Муниципаль учреждениеләр-не комплекслы хезмәтләндерү коллективында барлык белгеч-ләр нигездә яшь. Һәм аларга тәҗрибәле хезмәттәшеннән өйрәнер урын бар. Рушания Рамазан кызы берничә ел элек катнашкан «Бухгалтер-һөнәрман» республика конкурсында призлы урын да тәҗрибәсе турында сөйли.
«Моңа өстәп, ул искиткеч хуҗабикә, – дип уртаклаша хезмәттәшләре. – Ә яраткан мавыгуы – чәчәк үстерү. Йорт каршында зур мәйданчык җәй буе чәчәкләргә күмелеп утыра».
Читайте нас: