ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2018, 15:10

Бөтен нәрсә гаиләдән башлана

Бөтен нәрсә гаиләдән башлана

Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәмен һәрберебез җиңел генә әйтә ала, ә менә Аналар көне датасын билгеләү белән еш кына авырлыклар туа. Русиядә бу бәйрәмне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләү кабул ителгән. Районда аны чын күңелдән билгеләделәр.
Кичә сәнгать мәктәбендә төрле яшьтәге аналар хөрмәтләнде. Аларны район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов җылы тәбрикләде һәм районда Гаилә елына йомгак ясады. Аналарның кайбере үзгә игътибарга лаек булды – ул «Акыллы каенана – яхшы килен» район конкурсында катнашучылар һәм бергә гомер итүнең түгәрәк датасын билгеләүче гаиләләр. Беренчеләре Илшат Әгъзам улы кулыннан район хакимияте дипломы һәм чәчәкләр алды, ә «алтын» юбилярларга республика башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменнән бүләк алды.
Сәнгать мәктәбе преподавательләре һәм тәрбияләнүчеләре, шулай ук МКДЦның үзешчән сәнгатендә катнашучыларның чыгышлары тантананы җылысы һәм ихласлыгы белән бизәде. Ә концерт алдыннан сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр әниләргә үзләре җитештергән кул эшләре һәм сувенирлар таратты.
Читайте нас: