ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2018, 16:07

Чын көмеш сыман

Быел Яңавыл телевидениесе 25 яшен билгеләде

Бүген һәр шәһәрнең диярлек үз телевидениесе бар һәм моның белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Ә егерме биш ел элек ул яңа һәм гаять кызыклы эш дип санала. Урындагы радио хәбәрчесе Маргарита Зарипова студия җитәкчесе итеп билгеләнә. Районның иң яхшы фотохәбәрчесе Сания Мөбәрәкҗанованы видеооператор вазыйфасына чакыралар. 1993 елның 10 августында Ходайбирдин исемендәге колхоздан беренче репортаж дөнья күрә һәм, урып-җыю турында тапшыруга хас булганча, үзгә җитдилеге белән аерылып тора. «ТВ»нең техник студиясе бик югары дәрәҗәдә булмаса да, энтузиазм җитәрлек була! Тележурналистларның һәр тапшыруы Яңавыл тормышында вакыйгага әверелә... Аларның эфирын көтәләр, эчкерсез яраталар.
2000 елда «ЯнаулТВ» журналистлары, районның 70 еллык юбилеена багышлап, аның турында беренче фильм чыгарды. 2004 елда телевидениегә өстәмә биналар бүленде, эфирга чыгу павильонын бизәү мөмкинлеге барлыкка килде, шул ук елда яңалыклар бүлеге булдырылды. Телевидение хезмәткәрләре өчен иң зур иҗади уңыш – якташларның программаны тануы, аларның бәяләмәләре һәм тапшыруларда катнашуы, аралашуга әзерлеге. Бу ышанычны аңлата. Бүген яңавыллыларның читтән торып барлык район чаралары һәм хәтта килгән «йолдызлар» концертында булу мөмкинлеге бар. «Ислам дине сабаклары» һәм «Путь к православию» программалары телетамашачыларда зур популярлыкка ия.
Яңавыл телевидениесе коллективы соңгы елда күпкә яңарды, студиягә белем алу, яңалыкларга әзер яшь, дәртле хезмәткәрләр килде. Алар биредә ике дистә ел диярлек эшләүче өлкән иптәшләре киңәшләрен кызыксынып тыңлый. Яшьлек дәрте һәм өлкәннәр ярдәме белән һөнәрманнар тарафыннан лаеклы бәяләнгән сыйфатлы мәкаләләр туа: мәгълүматлар бүлеге стенасында грамота һәм дипломнарга урын җитми.
Бүген «ЯТВ»да 17 хезмәткәр, иҗади һәм битараф булмаган кешеләр эшли. Учреждение коллективның иҗади өлешенең тулы кыйммәтле эшчәнлегенә булышлык итүче заманча техник базага ия. Операторлар шатлыгына быел оештыручыларның финанс ярдәме булышлыгында өстәп сатыла торган аксессуарлары белән ике видео камера сатып алынды.
Айдар Исламов, ЯТВ директоры:
Без бер командада, бер нәтиҗәгә эшлибез, бер максатны –тамашачының төрле ихтыяҗларын канәгатьләндерүне, районның тормышын тиз, тулысынча, кызыклы итеп яктыртуны күз уңында тотабыз. Телевидение хезмәткәрләре һөнәри катнашлыгы турында горурлык белән сөйли, күпләр өчен телевидение эш урыны гына булудан тукталды. Хезмәттәшләремне һәм хөрмәтле ветераннарны юбилей белән котлыйм! Ә көмеш, билгеле булуынча, югары 999 пробалы затлы кыйммәтле металл. Безнең урындагы телевидение чын көмеш сыман! Безнең әле киләчәктә җиңүләр күп!
Н. Хәмидуллина,
«ЯТВ»нең баш мөхәррире.
Читайте нас: