ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2018, 12:13

Дөньядагы иң кадерле тавыш

Реабилитация бүлекчәсендә әниләр өчен бәйрәм оештырдылар

22 ноябрьдә Яңавыл районының реабилитация бүлекчәсендә Аналар көненә багышланган чара үтте. Барлык килүчеләр диярлек дәртле ярышларда, әниләр адресына изге теләкләр, җыр һәм комплиментлар белән иҗади уеннарда катнашты.
Әниләрдән торган ике команда күңелле конкурс «Ягез әле, әниләр!» дип аталды. Әле бер, әле икенче команда узды, нәтиҗәдә, алга китеп, дуслык җиңгәнен әйтик.
Ә иң дулкынландыргычы, мөгаен, «Солнышко лучистое» уены булгандыр. Әниләр бу сүзләрне балалары аларга арты белән торганда әйтте. Һәм бер бала да ялгышмады, әнисенең тавышын таныды. Шулай ук малай һәм кызларның әниләренә кием сайлавын күзәтү кызыклы булды. Таныш мультфильмнардан җырлар кәеф өстәде, аларны балалар да, өлкәннәр дә бергә башкарды.
Балалар әниләренә үзләре эшләгән бүләк тапшырды. Гомерендә иң кыйммәтле нәрсә – бала сөюен алган.
Ольга Уткина, Софиянең әнисе:
– Кызым белән бүлекчәгә инде беренче ел гына йөрмим. Баланың ачыла баруы тоела. Биредә һәрвакыт өйдәге кебек, дустанә мохит хакимлек итә. Коллектив тату. Һәрчак елмаеп каршы алалар. Монда безгә ошый. Бүлекчә хезмәткәрләренә иҗади уңышлар телисе килә. Бүгенге бәйрәм искиткеч. Барысына да зур рәхмәт.
Читайте нас: