ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2018, 10:54

Радий Хәбиров: «Сәгатьләр буе мондый бүләк тапшырырга әзермен»

«Ана даны» медаленә лаек булганнар арасында – Орловкадан Гүзәл Талипова

Сишәмбе көнне БР Хөкүмәте йортында республиканың күп балалы аналары «Ана даны» медале белән бүләкләнде. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан танылу билгесе итеп аналарга бүләк тапшырды.
– Бүген залда 44 әни утыра, – диде аларны сәламләп төбәк җитәкчесе. – Хезмәттәшләрем әйтүенчә, гомум алганда, 231 бала тәрбиялисез – шундый зур армия. Бу планда сез, әлбәттә, бик бәхетле. Хезмәтегез, булганыгыз, искиткеч балалар тәрбияләвегез, алар җылыда, иминлектә үсүе өчен рәхмәт белдерергә телим. Балаларның яхшы булып тәрбияләнүе өчен. Моның өчен сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез һәм зур рәхмәт белдерәбез!
Бүләкләнүчеләр арасында Яңавыл районының Орловка авылыннан Гүзәл Талипова бар иде. (Әйткәндәй, Талиповлар гаиләсе турында «ЯТ» 27.01.2017 елда, 7 санда язган иде). Башкаладан кайткач Гүзәл Рәвис кызы белән аралаштык һәм ана бәхете белән уртаклашуын үтендек.
– Ирем Динис белән биш бала тәрбиялибез, – дип сөйләде безгә Гүзәл. – Өлкән кызыбыз Динарага 18 яшь, ул – Казанда төзелеш колледжының 3нче курс талибәсе. Улларыбыз Борис һәм Динар, кызыбыз Ләйлә – Орловка авылы мәктәбендә укый, ә Рамзанга ике яшь. Аның белән әлегә өйдә утырабыз, үсәбез. Өлкәннәре яхшы укуы белән сөендерә. Аларга зур өметләр баглыйбыз. Тату яшибез, барлык йорт эшләрендә балалар ярдәм итә.
Аның белән аралашу мизгелендә Гүзәл Рәвис кызы тантана халәтендә иде әле: «Безнең өчен җанлы музыка уйнады, Радий Хәбиров кулыннан шундый югары бүләк алу аеруча дулкынландыргыч булды. Ахырда төшке ашка чакырдылар».
Ишле һәм тату гаилә әнисе буларак, Гүзәл Талипова Җир йөзендәге барлык балаларга тыныч күк йөзе, ә хатын-кызларга тормышның уңай якларын табу, гади нәрсәләргә сөенү теләде. «Ә ана бәхете – бала елмаюында», – дип өсти ул.
Читайте нас: