ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2018, 14:22

«Белемле, үтә җаваплы. Һәм бик тыйнак»

Хезмәттәшләре Илшат Носратуллин хакында шулай ди

8 декабрь – Русия казначейлыгы барлыкка килү көне. Ул ил территориясендә бюджет чыгымнарының үтә күренмәлелеген тәэмин итүчеләргә багышланган, һәм властьның бу органы күбрәк үсешкән саен, муниципаль берәмлекләрнең финанс системасы шулкадәр бөтенрәк эшли.
Шәһәрдә Федераль казначейлыкның БР буенча Идарәсенең 71 санлы бүлеге эшчәнлек алып бара, ул Яңавыл һәм Калтасы районнарын хезмәтләндерә. Биредә зур булмаган коллектив эшли, барлыгы алты кеше, шуңа күрә ул тупланганрак, барлык куелган бурычларын үти. Илшат Носратуллин да бүлекнең бурычларын уңышлы үтәүгә саллы өлеш кертә.
– Барлыкка килгән бөтен сораулар белән аңа йөгерәбез, – ди хезмәттәшләре, – һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Ул җаваплы, белемле һәм... бик тыйнак. Һөнәрен эчкерсез ярата.
Соңгысын Илшат Җиһанур улы яшерми, юрист белеме булса да, нәкъ биредә үз урынын табуын таный. Инде 13 ел эшли, әйдәүче белгеч-эксперт. Өйләнгән, хатыны Анна белән 5 яшьлек уллары Адельне тәрбиялиләр.
Читайте нас: