ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2018, 09:55

Аларның исеме мәңге яшәячәк

Советлар Союзы Геройлары хөрмәтенә мемориал такта ачтылар

8 декабрь, Русия геройлары көнен бәйрәм итү алдыннан, районда ике игътибарга лаек вакыйга булды: Байгуҗа һәм Прогресс авылы мәктәпләрендә Советлар Союзы Геройлары Гайнанша Хәйдәршин һәм Мәгъсүм Имаметдиновка мемориал такта ачылды. Мәктәп бинасының алгы ягында мемориал такталарның барлыкка килүе – бу Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең Бөек Ватан сугышы геройларының истәлеген мәңгеләштерү хөрмәтенә күләмле проектның бер өлеше. Шулай итеп, Яңавыл районы буенча илледән артык исәпләнүче мемориал объектлар сафы тулыланган. Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең Бөтенрусия акциясенең ил территориясендә 2015 елдан үткәрелүен һәм Русия мәктәпләрендә инде 2100 хәтер тактасы урнаштырылуын билгеләп үтәргә кирәк.

Тантанага район хакимияте, мәгариф идарәсе, ветераннар советы, хәрби комиссариат вәкилләре, авыл хакимияте башлыклары, танылган якташларның туганнары һәм якыннары килде. Байгуҗа авылы мәктәбендә укучылар «Колокола памяти» дигән әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. Чара кунаклары: хәрби комиссар Эдуард Яковлев, хезмәт ветераннары Фәрит Минһаҗев, Зинфир Минһаҗев, Советлар Союзы Героеның кызы Фирдәүсә Каюмова Гайнанша Хәйдәршинның нинди шәхес булуы турында сөйләде. Спорт ветераны Самат Рәхмәтуллин 1974 елга – Г. Хәйдәршин призына район кроссы барлыкка килү елына тарихи байкау эшләде, ветеранның шәхсән спорт ярышы җиңүчеләрен бүләкләве турында җиткерде. «Ул район яшьләрен патриотик тәрбияләү өчен күп эшләде һәм шул ук вакытта һәрвакыт тыйнак һәм зирәк булып калды», – дип билгеләде ул.

Советлар Союзы Герое Мәгъсүм Имаметдиновка мемориал такта урнаштыру барышында Прогресс авылы мәктәбендә шундый ук дулкынландыргыч чара узды. Укучылар геройларга багышланган шигырь укыды, хәрби җыр башкарды. «Балалар аларның авылында геройлар туып-үсүе белән горурланырга тиеш, үрнәк алырлык кешеләре бар. Геройлар һәм ветераннарны онытмагыз», – дип билгеләде сәламләү сүзендә район Советы секретаре Вил Нигъмәтҗанов. Геройны бер минут тын калып искә алдылар.

Ике авылда да тарихи дөреслек саклау һәм үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләү өчен күп нәрсә башкарылуын билгеләү мөһим. Мәктәп музеенда төрле экспонат һәм материаллар белән берәттән туган ягыбызның данлыклы улларына багышланган стенд урнаштырылган, кыйммәтле документ һәм шәхси әйберләр саклана. Байгуҗа авылы мәктәбе ихатасында Г. Хәйдәршинның бюсты куелган, ә Прогресста, М. Имаметдинов исемендәге паркта геройга барельеф куелган.
Читайте нас: