ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2018, 16:30

Өч авылга бер «доктор»

Комалак ФАПы фельдшеры Л.Сәлиманова карамагында 230 кеше

Комалак авылындагы Тынычлык урамында мәчет янында күп функцияле үзәкнең ремонттан соң яңартылган бинасы урнашкан, биредә шулай ук фельдшер-акушерлык пункты бар. «Элекке елларда кыш биредә салкын, пациентларга төрле процедура ясау уңайсыз иде, – дип сөйли фельдшер Лилия Сәлиманова. – Быел урындагы башлангычларны яклау программасын тормышка ашыру кысаларында бинага капиталь ремонт ясалды. Түбәсе алыштырылды, диварлар җылытылды һәм тышланды, пластик тәрәзә куелды. Хәзер ФАПта җылы, уңайлы, матур. Иганәчеләр һәм халыкка рәхмәт белдерүдән туктамыйм, алар ярдәменнән башка боларның барысына да ирешә алмас идек».
Ә авыллылар, үз чиратында, «докторына» рәхмәт белдерүдән тукталмый. Менә инде өч дистә ел дәвамында диярлек теләсә кайсы һава торышында, тәүлекнең төрле вакытында фельдшер Лилия Кәрам кызы ярдәмгә беренче чакыруга ук ашыга. Өч авыл – Комалак, Кечекыр һәм Султый – территориясендә яшәүче 230 кеше аның карамагында. Якын ара түгел, бу маршрутка Сәлимановлар гаиләсе яшәүче Иске Кодаш авылыннан юлны да өстәсәк, тоташ алганда 18 км. «Элек һәрвакыт җәяү йөрдем, хәер, юл уңае ирем дә илтеп куйды, – дип искә ала Лилия Кәрам кызы. – Хәзер эшләү җиңелрәк, кирәк очракта Прогресстан «ашыгыч ярдәм» чакыртам. Моңа өстәп, алты ел элек үзем дә руль артына утырдым, хәзер «дәү әни-әтиләргә» шәхси автомашинада барам».
Бу авылларда, нигездә, өлкәннәр яши, инвалидлар байтак, алар арасында йөрмәүче авырулар да бар. «Алар миңа барысы да бертигез кадерле, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, авыруларның гына түгел, ә халыкның тоташ тормыш тарихы белән дә танышбыз. Үткән еллар эчендә туганлашып беттек – дип уртаклаша Лилия Кәрам кызы. Хаклы ялда булсам да, эшләвемне дәвам итәм. – Эшне тоташ күңелем белән яратам, авыл фельдшерыннан да изге һәм шәфкатьлерәк һөнәр юк, мөгаен. Ирем Рәлиф Зикаф улы кебек, ышанычлы тыл һәм терәк янәшәдә булганда, эшләү икеләтә күңелгә ятышлы һәм җиңел. Аның һәм балалар ягыннан һәрвакыт аңлау һәм ярдәм тоям. Ә оныклар миңа зур
Читайте нас: