ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2018, 15:22

Э. Халикова: «Биредә минем икенче йорт»

Фельдшер яраткан эшенә 40 елдан артык гомерен багышлаган

Без барганда Йөгәмәш авылы фельдшеры Эльвира Халикова Роза һәм Сагман Нурлыгаяновлар йортында иде. Өлкән кешеләр күптән түгел авырып торган икән – аларның хәлен белергә килгән. «Эльвира ягыннан даими ярдәм тоймасак, безгә авыр булыр иде, – ди хуҗа. – Гомеребезне озайткан өчен зур рәхмәт аңа...»
...Мәчетле кызы Эльвира Яңавыл районына 1977 елда килгән. «Бөре медицина училищесын тәмамлаганнан соң юллама буенча килдем, шулай тоташ гомергә монда калдым һәм һич кызганмыйм, – дип сөйли фельдшер. – Тәүге җиде елда Ямадыда эшләдем, арытаба Йөгәмәш авылы егете Финатка кияүгә чыктым, биредә өч кызыбыз туды. Миңа кадәр ФАПта тирә-якта танылган Саҗидә апа эшләгән. Аны һәрчак рәхмәт сүзләре белән искә алам, ул мине күп нәрсәгә өйрәтте, ул чакта бит тәҗрибә юк иде, ә Йөгәмәштә 720 кеше, бер яшькә кадәр сабыйлар гына 20гә якын булды... Бүген күренеш бөтенләй башка – 260 кеше, алардан 89ы өлкәннәр, барлыгы 22 бала. Ләкин якын киләчәктә барысы да үзгәрер, дип уйлыйм – Йөгәмәштә «Победа» ширкәте бүлекчәсе эшли башлады, яңа эш урыннары барлыкка килде, авыллылар лаеклы хезмәт хакы ала. Предприятие җитәкчелеге халыкның сәламәтлеген саклау сорауларында да ярдәм итә. Ямады авыл табиблык амбулаториясенең участок терапевты Ленара Шәрифуллина ягыннан да эштә зур ярдәм тоям.Авыллылар да аңлы, диспансерлаштыру, вакцинацияләү һ.б. калдырмый. Яшьләр кайтыр, дигән өмет бар. Мисалга, бер-ике елдан мине авылдаш студент кыз алыштырырга вәгъдә итә...»
Әлегә иңнәре артында 41 ел стажлы Эльвира Халикова һәр иртәдә икенче йортына әверелгән ФАПка ашыга һәм аңа хас булган җаваплылык белән авыл халкына беренче медицина ярдәме күрсәтүен дәвам итә.
Читайте нас: