ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 гыйнвар 2019, 11:34

Әйдәгез, яхшыга ышаныйк

Район хакимияте башлыгы районның иҗтимагый-сәяси тормышыннан мөһим вакыйгаларны билгеләде

2018 ел ил һәм республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйгалар белән билгеләнде. Аларның хронологиясенә таянып, тәүдә агымдагы елның мартында үткән дәүләт башлыгын һәм сентябрьдә Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларны билгеләп үтәм. Акыллы һәм җаваплы сайлау эшләгән, Башкортстан һәм Яңавыл районының киләчәгенә югары гражданлык активлыгын күрсәткән якташларым белән горурланам. Безнең районда март сайлауларында теркәлгән сайлаучыларның гомум саныннан 75,2 % граждан катнашты, сентябрьдә сайлауга килү 72 проценттан артык тәшкил итте. Бу бик лаеклы күрсәткечләр. Ә тавыш бирү нәтиҗәләре яңавыллыларның яхшы яшәргә һәм тыныч үсешергә теләвен раслады. Көз көне тавыш бирү нәтиҗәләре буенча республика парламентында Яңавыл районыннан Константин Борисович Толкачев вәкил, ул Дәүләт җыелышы-Корылтайның беренче утырышында аның рәисе итеп сайланды һәм уңышлы эшкуар, «Алексеевский» совхозы җитәкчесе Рәмзил Рәвил улы Низаметдинов та. Аларның район ихтыяҗларын актив алга җибәрүенә, бездә инвестиция һәм инфраструктура проектларын тормышка ашыруга ярдәм итәчәгенә ышанам.
Әлбәттә республика җитәкчесен алыштыру мөһим вакыйга булды. Радий Фәрит улы Хәбиров һәм аның командасы дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары эшенә бөтенләй яңа таләпләр куя. Без хәрәкәтчән, югары таләпле, анык сорауларны хәл итүгә юнәлтелгән, республика һәм аеруча районның һәр яшәүчесенә якын яңа эш форматына күчтек. Бу мәктәп һәм балалар бакчалары, һәркем файдалана алырлык медицина, ихата һәм подъездлар төзекләндерүе. Проблемалар теге яки бу сәбәпле, кызганычка каршы, еллар буе хәл ителмәде. Ә аларны хәл итү юлларын, шулай ук эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен Радий Фәрит улы беренче Юлламасында билгеләде. Инде әйтүемчә, Юллама кабул итү өчен аңлаешлы булды. Төбәк җитәкченең чыгышы бик эчтәлекле, тәэсирле.
Кадерле якташлар! Тормышка ашыра башлаган кайбер яңа программа һәм проектлар ярдәмендә тормышны чын-чынлап яхшырта, шәһәр, авылларны, ихата территорияләрен һәм подъездларны уңайлы, матур эшли алуыбызга, медицина хезмәтләндерүенең яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгуына ышанам. Ә безнең балалар уңайлы, иркен һәм якты балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә укыячак. Әйдәгез изгелеккә, яхшылыкка ышаныйк. Сәламәтлек һәм бәхет сезгә, хөрмәтле яңавыллылар. Яңа 2019 ел белән!
Илшат Вәзигатов,
Яңавыл районы хакимияте башлыгы.
Читайте нас: