ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2019, 09:29

Өч дуңгыз баласы, Пятачок һәм Кыш Бабай

Иң яхшы Яңа ел бизәлеше район смотрына нәтиҗә ясалды

Йола буенча декабрь җитү белән байтак халык, шулай ук район предприятиесе һәм учреждениеләре коллективлары йорт яны һәм чиктәш территорияләрне, бина алдын актив бизи башлый. Һәм һәр ел яңавыллылар яңа үзенчәлекле бизәү ысуллары уйлап таба. Әлбәттә инде, болар барысы да яшәүчеләргә чын-чынлап бәйрәм һәм тылсым халәте бүләк итә. Быел декабрь карга бай булмады, әмма осталар өчен бу каршылык түгел. Барысын да күз алдына китереп һәм кулына бензин пычкысы алып, күпләр боздан искиткеч сыннар җиһазландырган. Символик буларак йортлар каршындагы һәр композициядә өч дуңгыз баласы, Пятачок һәм Винни-Пух, смешариклар, Нюша, һәм әлбәттә инде, Кыш Бабай белән Карсылу бар.
Быел авыл биләмәләрен Яңа елга иң яхшы бизәү конкурсында бөтен 18 авыл Советы катнашкан. Шулай итеп, Иске Вәрәш («Авылны Яңа елга иң яхшы бизәү» номинациясендә I урын), Иске Кодаш (II урын) һәм Яңа Уртавылның Кремль урамы активистлары (III урын) халкы берлеге һәм активлык рухы белән комиссия әгъзаларын таң калдырган.
Бизәлеш үзенчәлеге белән Иске Вәрәш (I урын), Кисәккаен (II урын), Каймашабаш (III урын) мәктәпләре аерылып торган. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында Яңа елга иң яхшы бизәү номинациясендә жюри җиңүчене билгеләмәскә карар итте, ә менә икенче урынны Истәк авылының «Кояшкай» балалар бакчасы һәм Сандугач авылының «Цветик-семицветик» балалар бакчалары бүлешкән. Комиссия өченче урынны Каймашабаш авылының «Зангари» һәм Орловка авылының «Рябинка» балалар бакчасына биргән. Авыл мәдәният йортын бизәү буенча Сандугач (I урын), Ваяды (II урын) һәм Асаудыбаш (III урын) авыл мәдәният йортлары иң яхшысы булган.
Гөтбер авылыннан Камаловлар авылдашларын үз йорты янында кар сыннарының күплеге һәм чагу иллюминацияләре белән шатландыра – алар «Яңа елга ихатаны иң яхшы бизәү» номинациясендә җиңүче. Икенче урын Будзя Вәрәштән Нәбиевларда, өченче – Барабановка авылыннан Исрафетдиновларда. Урамда яңа ел мәйданчыгын бизәү буенча Кечекыр, Яңа Уртавыл һәм Максим авыллары иң яхшысы дип танылган.
Авыл хакимиятләренең алгы ягын бизәүгә Ваяды (I урын), Эткенә (II урын) һәм Ямады (III урын) авыл советларында иҗади караганнар. Сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләрен, АПКны иң яхшы бизәү буенча номинациядә «Яңавыл теплица комбинаты» ширкәте, шәхси эшкуар В. Николаев (Татар Урадасы), шәхси эшкуар Миншин (Иске Кодаш авылы) һәм «Восток колхозы» АХПКсы призлы урыннарны бүлешкән.
Читайте нас: